Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айгиз Гыйльмуллин: "Шәкертләремә карап сөенәм”

Колын авылындагы “Гөлчирә” мәчете 2004 нче елда ачыла. Аллаһ йортына имам-хатыйб итеп күрше Иске Айман авылында туып-үскән Айгиз Гыйльмуллин билгеләнә.

Менә инде 15 ел дәвамында Айгиз хәзрәт Колын авылы халкын 5 вакыт намазга чакырып азан әйтә.

Олысына-кечесенә ислам дине кануннарын өйрәтә.  Быел мәчеттәге дәресләргә 14 бала, 15 хатын-кыз, 10 ир-егет йөри.  Дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләре, иман, ислам төшенчәләре турында гыйлем бирелә. Айгиз хәзрәт: 
-Колын әллә ни зур авыл түгел. Бездә нибары 40 лап хуҗалык. Мәчеткә күбрәк өлкәннәр һәм мәктәп укучылары килә. Мин мөгаллимлек итә башлаганда дәресләремә йөргән укучыларым- хәзер инде ир уртасы кешеләр. Алар төрле шәһәрләрдә яшиләр. Әмма туган авылларына кайткач та мәчеткә киләләр, намаз укыйлар, дога кылалар. Шәкертләремә карап сөенәм. Алар Аллаһының барлыгын, берлеген танып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшиләр. Мәчеткә һәрвакыт ярдәм итеп торалар.   


Айгиз хәзрәт мәчеттә хатыны Юлия ханым белән бергәләп эш алып бара.  Җәмәгате Юлия ышанычлы гомер юлдашы гына түгел, авыл халкына дини белем бирүдә уң кулы да. Юлия остабикә кызларга(14 шәкертнең 9ы кыз бала) әдәп-әхлак, мәктәптә уку, ашау, киенү әдәпләрен өйрәтә. Дини кичәләрдә моңлы итеп мөнәҗәт-бәетләр әйтүче Юлия ханымга ияреп кызлар да халык авыз иҗатына тартыла.Безгә мөнәҗәт әйтеп күрсәттеләр. 


-Әниләр балаларының укулары белән гел кызыксынып торалар. Язгы каникулда да дәресләрне туктатмадык.  Балалар белән Әлифба бәйрәме үткәрдек. Мәчеткә йөргән бала тыныч, сүз тыңлаучан була. Тәрбия бирүдә мәчет дәресләренең роле зур,- ди Юлия Гыйльмуллина.  


Остабикә календарьдагы дини бәйрәм-кичәләрне әзерли, мәчет тирәсен гөлбакча итеп тотучы да ул. Колын мәчете ел саен районкүләм “Өй алдыбыз- гөлбакча” бәйгесендә җиңү яулый.  Яз җитүгә Чаллыдан Люция Мостафина чәчәк үсентеләре алып кайта. Аның белән бергәләп чәчәк түтәлләрен формалаштырып утырталар, җәй дәвамында чәчәклекләрне карау-тәрбияләү  Юлия ханым өстендә.

Айгиз хәзрәт: 
-Мәчеткә килеп кергәндә чүп үләне үсеп утырса, бер дә күңелле булмас иде. Ә гөлләр, чәчәкләр каршылагач, мәчеткә килүченең кәефе күтәрелә, күңеле белән мәчеткә тартыла. Җәй көне шушы матур бакчада балалар өчен дини лагерьлар үткәрәбез. Авылдагы, каникулда кунакка кайткан,  күрше-тирә авыллардан да килгәч, былтыр барысы 32 бала җыелды. Дин дәресләрен төрле формаларда оештырабыз. Ахырдан Сабантуй бәйрәме белән төгәлләнә ул. Форсаттан файдаланып, төп иганәчеләребез Әлфия апа белән Фәндүс абый Мостафиннарга, аларның уллары Рушат белән Альберт абый гаиләсенә  олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Алар безнең эшчәнлек белән һәрвакыт кызыксынып тора, киңәшләре, тәкъдимнәре белән дә ярдәм итәләр. Узган ел мәчеткә йөрүче балаларга бик матур киемнәр тектерделәр. Һәр үткәрелгән чарабыз видеоязмада саклана.


Район мәктәпләрендә әхлак дәресләрен расписаниегә кертү- бүген төп максат. Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбенең һәр укучысы Колын мәчетенә йөреп әхлак дәресләре ала. Без мәчеткә килгәндә Киров мәктәбенең математика укытучысы Ләйлә Хәбирова да анда иде: 
- Безнең гаилә Иске Айман авылында яши. Кызым мәчеткә дәрескә йөри башлагач, мин дә аңа иярдем. Әбекәй өйрәткән догаларны гына белә идем, хәзер Айгиз хәзрәттән гыйлем алып, намаз тәртипләрен өйрәнәм,  догалар ятлыйм. Әдәп-әхлак темасына кагылышлы күп белемнәр тупладым. Сыйныф җитәкчесе буларак, өйрәнгәннәремне тәрбия сәгатьләрендә кулланам. Мәчеткә йөргән бала белән йөрмәгән бала арасында аерма нык күзгә ташлана. Әдәплелек тышкы кыяфәттә генә түгел, сөйләмдә дә чагыла. Айгиз хәзрәт чакыргач, җәйге каникулда балаларга үзем әхлак дәресләре үткәрдем. Балалар кечкенәдән Аллаһ сүзен белеп үссә, киләчәкләре әйбәт булыр иде дип уйлыйм,-дип фикерләре белән уртаклашты педагог.


Айгиз хәзрәт һәм Юлия остабикәнең кызлары Әдилә, уллары Ислам да башка балалар белән әти-әниләреннән дин сабаклары үзләштерә. Гыйльмуллиннар хәзер җәйге каникул чорына укыту эшчәнлеге турында планнар кора. Изге уйлары Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигән чагына туры килсен. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев