Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айлык түләү киредән исәпләнә

Октябрь башында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен айлык түләү хисапларын яңача исәпләнгән тәртиптә алды. Җәйге айларда бу хакта район җитәкчеләре, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар катнашында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләшүләр булган иде. Сораулар күп булды, сентябрь хисапларын алгач та бердәм исәпләү үзәгенең телефоны тынып тормады. Бу уңайдан...

Октябрь башында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен айлык түләү хисапларын яңача исәпләнгән тәртиптә алды.
Җәйге айларда бу хакта район җитәкчеләре, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар катнашында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләшүләр булган иде. Сораулар күп булды, сентябрь хисапларын алгач та бердәм исәпләү үзәгенең телефоны тынып тормады. Бу уңайдан 13 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, җаваплы оешмалар вәкилләре катнашында пресс-конференция үтте.
Илнар Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесе:
- Хөрмәтле райондашлар, кулланылган җылылык өчен без әлегәчә 12 айга бүлеп түләдек. Быел сентябрьдән, ягулык сезоны ачылганнан соң, яңача - җылылык өчен түләүне 8 айга бүлеп түләү тәртибен кертергә планлаштырган идек. Бердәм исәпләү үзәге тиешле хисапларны башкарды да. Күпфатирлы йортларда ташламалардан файдаланучы йорт хуҗалыкларының региональ стандартлар нигезендә субсидия алучылары яңа төр буенча исәпләнелгән ташламалардан ел ахырына кадәр файдалана алмый. Шул сәбәпле, ягулык өчен 8 айлык түләү тәртибенә күчү 2015 ел башыннан башланачак. Сентябрь аенда ягулык өчен арттырып исәпләнгән хисап түләве октябрь аенда киредән исәпләнәчәк.
Субсидия алучыларның тиешле белешмә кәгазьләрен быелның 15 декабреннән дә соңга калмый социаль яклау бүлегенә тапшырулары кирәк. Айлык түләү күләме арту сәбәпле, моңарчы субсидия алмаучы фатир хуҗалары да ташламалардан файдалану хокукына ия булырга мөмкин.
Ойгөл Мирзашәрипова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
-Киләсе елдан аз керемлелек буенча субсидияләр исәпләү югары региональ стандартлар буенча башкарылачак. Бу җылылык өчен 8 айга бүлеп түләү белән бәйле. Субсидия алу өчен түбәндәге шартлар үтәлү кирәк: торакта пропискада булу, РФ гражданы булу, торакка хокук бирүче документ, хуҗалык кенәгәсеннән күчермә, соңгы алты айлык керем хакында белешмә. Сораулар туганда республика матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең эш телефоны - 3-22-97.
Рәмилә Әхмәтнәбиева, бердәм исәпләү үзәге директоры:
-Сентябрь ае хисапларында күрсәтелгән бәяне тулы күләмдә түләгән очракта, октябрь аенда ул киредән исәпләп чигерелә. Сораулар, аңлашылмаучанлыклар булганда 3-09-87 телефоны аша белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев