Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айрат Фәррахов: Киләсе өч елда ил бюджеты дефицитлы булачак

Пандемиянең тискәре нәтиҗәләре дәүләткә кешеләр алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәргә комачауламый, дип искәртте парламентарий.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021-2023 елларга исәпләнгән федераль бюджет дефицитлы булачак. Казна керемнәре кимүнең төп сәбәбе коронавирус пандемиясенең тискәре нәтиҗәләренә бәйле, әмма дәүләт гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәячәк. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Шул ук вакытта, 2019 елда без илкүләм максатлар һәм стратегик бурычларга зур күләмдә чыгымнар күздә тотып бик яхшы профицитлы бюджет формалаштырган идек. Әмма март аенда җитди локдаун башланачагы һәм аның октябрьгә кадәр дәвам итәчәге турында күз алдына да китермәдек», - дип искәртте Фәррахов.

Депутат сүзләренчә, пандемиянең алдагы үсешенә бәйле билгесезлек дөнья икътисадын яңадан торгызу омтылышларын чикли.

«2021-2023 елларга исәпләнгән бюджет дефицитлы булачак. 2021 елда дефицит эчке тулаем продуктның – 2,4, 2022 елда – 1 һәм 2023 елда 1,1 проценты күләмендә планлаштырылган. 2021 елда бюджетның керемнәре – 18 триллион, 2022 елда – 20 триллион һәм 2023 елда 22 триллион сум булачак. 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга чыгымнар күләме – 2,25 триллион, 2022 елда – 2,62 триллион, 2023 елда 2,79 триллион сум тәшкил итәчәк», - диде депутат.

Шул ук вакытта, ул бюджетка бәйле проблемалар илнең социаль йөкләмәләрендә чагылыш тапмаячагын искәртте. Моннан тыш, пандемиягә бәйле кыенлыклар алдагы елларда илнең алгарышлы үсешенә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга да комачауламаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев