Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бабай, машинаңда җилдер, давай!”

Район ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең Актаныштагы бүлекләре тарафыннан оештырылган “Автобабай-2018” бәйгесе нәтиҗәләре

– Машина йөртүче бабайлар ярышында күп катнашкан булды, өч мәртәбә республика бәйгесенә Казанга да бардым. Мондый ярышларны кирәк дип саныйм, юл йөрү кагыйдәсенә гел-гел үзгәрешләр кертеп торалар, кайберләрен белми дә калабыз, монда аларны белеп кайтып китәбез, – дип фикерләре белән уртаклашты  район ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең Актаныштагы бүлекләре тарафыннан оештырылган “Автобабай-2018” бәйгесендә көчен сынаган Фирдәвис Галиуллин. Инде 50 елга якын машина йөртүче абзыйның бирешергә исәбе юк – руль артында әле дә Казанны көнендә урап кайта икән. – Тик хәзер юлда тәртип бозучылар бигрәк күп. Яшьләр, хәтта хатын-кызлар кагыйдәләрне санга сукмыйлар. Бу бит юлларда куркыныч тудыра. Руль артындагылар кагыйдәләрне тупас бозмыйча, кешене санга сугып, тәртипле йөрсеннәр иде.

Нәкъ менә юлларда иминлекне тәэмин итү, фаҗигаләрне киметү, юл кагыйдәләрен һәркемнең күңелендә яңарту максатыннан оештырыла бу бәйге. 


– Балалар бакчасыннан ук юлда йөрү тәртибен өйрәтә башлыйбыз. Мәктәп укучылары белән даими эшлибез. Менә өлкәннәребез белән дә бу хәрәкәтне дәвам итәбез, – ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең Актаныштагы җитәкчесе Рәсимә Сәетова. 


Бәйгедә катнашучылар башта мәсьәләләр чиштеләр, соңыннан үткерлек- осталыкларын аэропорт мәйданында сынадылар. 


– Теория өлешенә килгәндә, үзгәрешләр бар икән: хәзер шәхси машинада да курсантны йөрергә өйрәтергә була икән, белми идем әле, – ди бәйгенең җиңүчесе исеменә лаек булган, тиздән машина йөртүдә белем-осталыгын Казанда, башка районнардан килгән шоферлар белән сынаячак Дилшат Мөхәммәтов. 


Равил абый Солтановның инде 80 яше якынлашып килә. Шуның 57 елын руль артында йөри ул. Үзе бер гомер! Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелүче бәйгедә ел да катнаша икән, ә монысында әле беренче тапкыр. 


– Бик җаваплы, кирәкле чара дип саныйм, чөнки көн дә машинага утырып чыгабыз, кагыйдәләрне яңартып тору кирәк, – ди ул. Руль артына утырган һәркем өчен шундый бәйгедә катнашуны ихтыяри-мәҗбүри итеп куйсыннар иде ул, белерләр иде юлда үзләрен ничек тотарга кирәген. Әнә Равил абый да шоферларның пырдымсызлыгы, сабырсызлыгына борчыла: – Актаныш мәктәпләре каршына махсус калкулыклар җәйделәр, һаман шунда да бер-берләрен үтә-үтә ярыш оештыралар. Шуңа бик ачуым килә. Тизлекне тыю турында билгеләр торган урыннардан ыжгырып үтеп китүчеләрне күрсәм, үртәләм. Трассадагы узыш-куыш уеннарын әйтеп тә торасы юк!


Берсеннән-берсе текәрәк, җитезрәк, матуррак машиналар кем алданрак, ныграк чаба, үзен күрсәтә ала, дигән максатка хезмәт итмәсеннәр, беренче чиратта, кирәкле урынга исән-имин илтүче, тормышыбызны җиңеләйтүче транспорт чарасы ролен үтәсен иде. Машина йөртүчеләр исә үзләре, якыннары һәм юл хәрәкәтендәге башкалар иминлеге турында уйлый белсен. 


“Автобабай–2018” бәйгесендә быел нибары өч кеше катнашып, призлы урыннарны өчесе арасында бүлеште: Дилшат Мөхәммәтов – I,  Фирдәвис Галимуллин – II,  Равил Солтанов III урында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев