Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бакча җимешен пленка астында үстерү

Ике ел инде бакча җиләген кара төстәге "Гринтекс" тукыма-пленка астында үстерәм. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу ысул бик тә отышлы. Ни өчен дисезме? Беренчедән, кара пленка белән капланган җир яз көне тизрәк җылына, шуңа күрә җиләкләр 7-10 көнгә иртәрәк өлгерәләр. Икенчедән, пленка астында чүп үсми, җәй буе чүп утауның кирәге булмады. Өченчедән,...

Ике ел инде бакча җиләген кара төстәге "Гринтекс" тукыма-пленка астында үстерәм. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу ысул бик тә отышлы. Ни өчен дисезме? Беренчедән, кара пленка белән капланган җир яз көне тизрәк җылына, шуңа күрә җиләкләр 7-10 көнгә иртәрәк өлгерәләр. Икенчедән, пленка астында чүп үсми, җәй буе чүп утауның кирәге булмады. Өченчедән, өлгергән җиләкләр җиргә тими, пычранмыйлар. Дүртенчедән, җиләктән үсеп чыккан мыекчалар, җиргә тимәгәч, үсеп китә алмыйлар. Һәм, ниһаять, пленка суны яхшы үткәрә, ә суның парга әйләнүен киметә, димәк, туфракта су саклана.
Рәсемдә күренгәнчә, җиләк түтәле бакчаны күркәм итә. Пленкада "+" формасында тишекләр тишәргә дә, шул тишекләрдән һәрбер җиләк үсентесен тартып чыгарырга кирәк. Яңа җиләк үсентеләре утыртканда башта пленканы җәеп, бөгелгән тимерчыбыклар ярдәмендә җиргә ныгытга да, тишекләр тишеп, яшь үсентеләр утыртырга һәм яхшылап су сибәргә кирәк.
Алдагы җәйгә җиләк бирсен өчен, бакча җиләген 15 июльдән соң ук утырту зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев