Актаныш

Бал кортларына – паспорт

Район хакимияте бинасында узган брифинг “Авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар: бал кортларын рәсмиләштерү, терлекләргә вакцинация үткәрү, үлгән терлекләрне урнаштырудагы яңалыклар” дигән тема астында узды.

Районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы Рил Әхмәтҗанов райондагы умартачылык торышы, умарталарны саклау буенча таныштырды:

–Безнең Татарстан Республикасы буенча умартачылык белән шөгыльләнүче 14700 кеше бар. Аларда 245 мең умарта исәптә тора, шуның 5200е безнең районда. Районда умартачылык белән шөгыльләнүче бер КФХ бар. Бераз саннарга күз салсак, узган ел район буенча 52 тонна бал җитештердек. Шуның 25 тоннасы– сыек, калганы кәрәзле бал. 87 килограмм прополис җыйдык, 3 тонна ярым балавыз тапшырдык, 300 килограмм корт ипие булды.

Быел көннәр җылы торды. Март аенда умарталарны су басу куркынычы бар. Шуңа күрә умарталарны чыгарганчы, аларны куясы урыннарны трактор белән этеп, этә алмаган урыннарына көл сибеп, карны эретү җаен карарга кирәк. Умарталар торган урыннарда температура 2-3 градустан артмаска тиеш. Аннан артса, кортлар ояларыннан чыга һәм көчсезләнә башлый. Шуның өчен төнлә алар торган бинаның ишеген ачып, суытырга кирәк.

Быел да кортлар бал җыя торган рапс, карабодай, горчица  культураларын агулау булачак. Элек культураларга сипкәән агуның тәэсире 8-12 сәгатьтә бетә иде. Ә узган ел сипкәненең исе атна-ун көнгә тикле барды. Шуның өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да бу мәсьәләне карадылар. ГИС дигән программага һәр районның барлык басуларының картасы кертеләчәк. Әгәр рапс басуын корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртә башлыйлар икән, аның буенча мәгълүмат Казандагы умартачылык оешмасына һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә киләчәк. Без авыл җирлекләренә шул вакытта шул басу эшкәртеләчәк. Умартларыгызны чыгармый торыгыз, яисә башка урынга күчерегез дип хәбәр итәргә тиеш булабыз. Әгәр бу кереп китә алса, умартачылар өчен зур ярдәм булачак.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров:

–Безнең райондагы умартларның 30 процентының паспорты бар. Паспортларны кайтарту буенча тагын заказлар бирелде. Инде исемлекне җыя башладык. Умартасына паспорт алырга теләгән кешеләр башта авыл җирлеге Советыннан шуның тикле умартам бар дигән белешмә ала. Шуның белән   район ветеринария берләшмәсенә килеп гариза язалар. Лаборатор тикшерү өчен һәр умартадан 50 грамм үлгән корт һәм 500 грамм кәрәзле бал алып килергә кирәк. Шуннан ветеринар белгеч урынга барып, таләпләргә туры килү-килмәвен карый. Барлык тикшерүләр, анализларны караулар 160 сумга төшә. Бу бер умартага да, 100 умартага да шул ук. Моны кеше дөрес аңласын иде. Паспортны бер алып куйсаң, җитә. Икенче елга анализга корт һәм кәрәзле бал китереп, тикшерткәннән соң, аңа яңа мөһер генә сугыла. Әлеге паспорт умартачылар өчен дә файдалы. Чөнки бал сатканда аны сораячаклар. Бал да “Меркурий” программасы аша сатылачак. Анда продукциянең кайда җитештерелгәне, кайда сатылганы күренеп торачак. Шулай булгач умартасы булганнар барысы да умартларына паспорт алып куйсыннар иде.

Илнар Кадыйров терлекләргә вакцина һәм үлгән терлекләрне җыю буенча да аңлатып китте.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: