Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бала карау буенча пособие түләүне 7 яшькә кадәр озайтырга мөмкиннәр

Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк. Дәүләт Думасына бала тәрбияләү буенча айлык пособие түләүне 7яшькә кадәр озайту турында төзәтмәләр кертелгән. Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Бердәм Россия"дән депутат Сергей Вострецов һәм ЛДПРдан аның коллегасы Сергей Катасонов яшь ярымнан өч яшькә кадәр,...

Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк.
Дәүләт Думасына бала тәрбияләү буенча айлык пособие түләүне 7яшькә кадәр озайту турында төзәтмәләр кертелгән. Пособие балаларын бакчага урнаштыра алмаган әти-әниләргә түләнәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
"Бердәм Россия"дән депутат Сергей Вострецов һәм ЛДПРдан аның коллегасы Сергей Катасонов яшь ярымнан өч яшькә кадәр, аннан өч яшьтән җиде яшькә кадәр, мәктәпкәчә дәүләт оешмасында балага урын бирелмәгән очракта, түләүләр вакытын озайтырга тәкъдим итә.
3 мең күләмендәге бала акчасы балага бакчада урын бирү мөмкинлеге юк дип бирелгән документ нигезендә түләнәчәк.
Федераль закон проекты чыгымнары тормышка ашыру һәр елны кимиячәк, дип белдерә документны эшләүчеләр. Бу һәр елны балалар бакчалары күбрәк ачыла бару белән аңлатыла.
Иң кискен проблема булып, кечкенәләрне ясле төркемнәре белән тәэмин итү тора, дип белдерә депутатлар. 2016 елның 1 мае мәгълүматлары буенча, яшь ярымнан өч яшькә кадәрге 193 мең бала бакчага чиратта тора.
"Әлеге закон проектын тормышка ашыру гаиләдәге, шулай ук социаль проблемаларны, Россиядә өстәмә социаль чаралар ярдәмендә демографияне яхшыртуны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ышаныч белдерә проект авторлары.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/05/149714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев