Актаныш

Бала күңеле анада һәм атада, ә алар күңеле кайларда? (Җәмәгатьчелек советында)

- Баласына карап, ата-анасына да бәя бирәбез. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Балаларыгызны тәрбияләгәнче, иң элек, үзегезне тәрбияләгез... - яшәү барышында бик еш ишетәбез без әлеге гыйбарәләрне. Авыллардагы Ак бабай һәм Ак әбиләрдән дә, әти-әниләрдән дә, балалар белән турыдан-туры эшләүче тәрбияче-укытучылардан да, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдә дөрес чишелеш таба алмый...

- Баласына карап, ата-анасына да бәя бирәбез. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Балаларыгызны тәрбияләгәнче, иң элек, үзегезне тәрбияләгез... - яшәү барышында бик еш ишетәбез без әлеге гыйбарәләрне. Авыллардагы Ак бабай һәм Ак әбиләрдән дә, әти-әниләрдән дә, балалар белән турыдан-туры эшләүче тәрбияче-укытучылардан да, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдә дөрес чишелеш таба алмый югалып калучы балалар белән эш итүче күзәтчелек органнарыннан да.
Үз-үзеңне үзгәртү иң авыры. Өлкән кешегә бигрәк тә. Яныңда кайгыртучан кешеләрнең янәшә баруы кирәк тормышта кабат хаталанмас өчен. Үзе дә бар көче белән дөнья мәшәкатьләрендә кайнап яшәүче җәмгыятьнең актив кешесе өчен бу мөмкин эш түгел. Янәшәдәге кешеләрне, җәмгыятьне үзгәртәбез дисәк, зирәк акыл белән актив яшәүче кешеләрне берләштерүче органнарның нәтиҗәле эшләүче системасын булдыру, үзара киңәшләшеп, эшне бүлешеп нәтиҗәле эшли белү мөһим. Күп вакыт сорый торган, киләчәктә генә нәтиҗәсен бирүче авыр хезмәт.
Балаларыбызны тәрбияләүдә һәркемне борчыган проблемаларны да без - Җәмәгатьчелек советы әгъзалары халык, хакимият, җәмгыять белән берлектә тормышның төбенә төшеп өйрәндек.
Тормыш төбе... Биредә алсу матур төсләр юк, көндәлек тормышта балалар тәрбияләүдә әти-әни, әби-бабай, бакча, мәктәп, җәмгыять, хакимият органнары вакытында игътибарга алмаган борчу-мәшәкатьләр җитди проблемага әйләнеп бүселеп чыккан. Үзәккә үткән борчуларны итагатьле итеп аңлату рәвеше дә юк монда. Кемдер үзәгенә үткәнне аты-юлы белән дә әйтергә мөмкин, ә кемдер үзен яклау өчен оста итеп алдашу техникасын да булдырган. Чынбарлыкның җеп очын эзләгәндә бала, әти-әни, тәрбияче, укытучы, эш бирүче, авыл башлыгы - һәркайсы белән дә очрашып сөйләштек, аңлаштык. Чынбарлык ачы, язмышлар буталган, балалар язмышын матур итеп язу, ата-ананы дөресләү өчен дә бергә аңлашып сөйләшү, билгеле бер тәртипләр булдырып, акрынлап беренче ныклы адымны ясау кирәк.
"Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балалар белән эшнең торышы турында" җәмәгатьчелек тыңлауларында Җәмәгатьчелек советы әгъзалары белән берлектә район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, тәрбия бирүдә һәм күзәтчелек итүдә турыдан-туры эшләүче ведомстволар катнашты.
Тыңлауларга куелган мәсьәлә очраклы гына түгел. Авыр гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар саны арта. Максатчан эш оештырып та, көтелгән нәтиҗә булмагач, барыбыз да борчылабыз. Җәмәгатьчелек советы әгъзалары авыр гаиләләргә рейдлар үткәрде. Аларның фикерләрен, җаваплы ведомстволарның чыгыш-тәкъдимнәрен тыңлап, нәтиҗәле эш оештыру турында сөйләшербез, - дип, сөйләшәсе теманың җитдилеген ассызыклады Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова 25 май көнне тыңлаулар барышында.
Ведомствоара исәптә торган гаиләләргә рейд нәтиҗәләре белән Җәмәгатьчелек советының социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе
Мөдәрис Ханов таныштырды.
- Ведомствоара исәптә 13 гаилә, аларда 32 бала тәрбияләнә. Киров җирлегендә - 3, Актанышбашта - 3, Актанышта -2, Иске Кормаш, Уразай, Яңа Әлем, Богады, Иске Сәфәр җирлекләрендә берәр гаилә исәптә торалар, - дип, әлеге гаиләләрдә ачыкланган проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды ул.
Һәр гаиләдә диярлек йә әти, йә әни кеше эчә, ике гаиләдә хәтта икесе дә эчү белән мавыга. Дәвалануда булып кайтканнан соң да кайберләре кабат эчә башлаган. Эш урыныннан чыгарылып эшсез калучылары, иң соңгы чиктә балалары приютка алынганнары; балаларның да сыйныфтан күчми утырып калыр чиккә җиткәннәре, сәламәтлек торышы начарланып, кичекмәстән операция кирәк булганнары; әти-әнисенә кирәксезгә әйләнеп, әби-бабасы карамагында яшәүчеләре дә бар.
Җәмәгатьчелек советы рейд үткәргән чорда, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә каралып, ведомствоара комиссиягә исәпкә куелучы гаиләләр саны арткан.
Бүгенге көндә район буенча социаль яктан куркыныч 17 гаиләдә 38 бала тәрбияләнә, 50 гаилә күзәтчелектә тора. Комиссия утырышлары 15 көнгә бер үтә. Экстрен очракларны да кертеп, 2015 елда, мәсәлән, 24 урынына комиссиянең 32 утырышы үткән. Гаиләдә баланың сәламәтлегенә, иминлегенә куркыныч янаганда, закон нигезендә, катгый чаралар күрелә.
Бүгенге көндә приютларда 4 гаиләдән 7 бала тәрбияләнә. Алты ай эчендә ата-ана медицина дәвалануы узып, эшкә урнашып, гомумән, балалар яшәү өчен тиешле шартлар тудыра икән, балалар кире үз өйләренә кайта. Үзгәреш булмаса, ата-ана хокуклары чикләнә яки мәхрүм ителә. 2015 елда район суды карары нигезендә өч ананың хокукы чикләнгән, өч ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Быел да судка шундый эчтәлектәге юлламалар кертелгән. Балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары да бүгенге көндә тәрбия системасына җитди үзгәрешләр кертүне таләп итә. Эчкече ата-аналарны мәҗбүри дәваланырга җибәреп булмауны төп проблемаларның берсе буларак күрсәтте чыгышында КДН рәисе урынбасары, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: