Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бала тапкач ничек ябыгырга? (Гөлназ Шәрипҗанова фикере)

Бала тапканнан соң ничек ябыгырга? Бу һәр хатын-кызны диярлек борчый торган сорау. Буй-сынның матур һәм төз булуы - хатын-кыз өчен мөһим фактор. Артык авырлык каян барлыкка килә? Иң элек йөкле хатын-кызның организмындагы процесслар, гомумән, физиология турында сөйләшик. Гадәттә йөклелекнең соңгы чорында баланың авырлыгы 3 кг тирәсе була. Нарасыйның "бассейн"ы -...

Бала тапканнан соң ничек ябыгырга? Бу һәр хатын-кызны диярлек борчый торган сорау. Буй-сынның матур һәм төз булуы - хатын-кыз өчен мөһим фактор.
Артык авырлык каян барлыкка килә? Иң элек йөкле хатын-кызның организмындагы процесслар, гомумән, физиология турында сөйләшик. Гадәттә йөклелекнең соңгы чорында баланың авырлыгы 3 кг тирәсе була. Нарасыйның "бассейн"ы - якынча 1,5 кг. Циркуляциядәге кан күләменең 2 тапкырга артуын да истә тотарга кирәк. Моннан тыш, хатын-кызның башка органнары, мәсәлән, күкрәге зураерга мөмкин. Шулай итеп, хатын-кыз, үзе дә сизмәстән, 10-12 килога арта. Бу - норма, аннан куркырга кирәкми. Кагыйдә буларак, бала тапкач, артык авырлыкның бер өлеше бик тиз юкка чыга.
Йөкле чакта ук авырлыкны күзәтеп торырга кирәк. Табиб янына баргач, нинди вакыт аралагында күпме авырлык җыярга мөмкин булуы турында сорагыз. Артык авырлык җыелса, туклану режимына, ризык составына игътибар итегез. Баллы ризыкны җиләк-җимешкә, яшелчәгә алыштырыгыз. Саф һавада күбрәк йөрегез. Йөкле хатын-кызлар өчен махсус күнекмәләр дә бар, фитнеска йөрүнең файдасын сизерсез.
"Ике кеше өчен ашарга кирәк" дигән киңәшкә колак салмагыз. Әйтик, тортның ике кисәге түгел, берсе дә бик җитә. Күпләр: «Йөкле вакытта гел ашыйсы килеп тора», - ди. Андый чакта хатын-кызның нәфесен тыярга ярамый, әмма организм өчен файдалы булган, витаминлы ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Алар балага да уңай тәэсир итәчәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ана карынында ук бала тәм тоя башлый. Шуңа күрә балага җиләк-җимешләр, яшелчәләр "ашатыгыз".
Кемдер ябыгуны геннарга, икенчеләре имезүгә, өченчеләре диета һәм спорт белән шөгыльләнүгә бәйли.
Геннар. Артык авырлык белән көрәшә алмыйча, кул селтәгән әниләрнең күбесе: "Әбием дә, әнием дә таза булган," - ди. Бу, бәлки дөрестер, әмма генетика белән көрәшергә мөмкин. Моның өчен һәрвакыт авырлыкны күзәтергә, камыр һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк.
Имезү. Бу очракта хатын-кызларны ике төркемгә бүлергә мөмкин: берәүләр баланы имезгәндә ябыкмый, икенчеләре, киресенчә, ябыгып "кибә". Әмма моңа карап баланы күкрәктән аеру һич дөрес түгел, чөнки моны ананың организмы гына түгел, бала да авыр кичерәчәк. Шуны истә тотыгыз: күкрәк сөтен ашату - буй-сынны рәткә китерү өчен яхшы ысул. Ана имезә икән, майлы запаслар юкка чыга, имезмәгән очракта, запаслар урынында кала.
Диета. Бернинди диетада да утырырга кирәкми, иң мөһиме - дөрес туклану! Диета аркасында балада аллергия барлыкка килергә мөмкин. Гади кагыйдәләрне истә тотыгыз: аз, әмма еш ашагыз; суны күбрәк эчегез; кыздырмагыз, томалап пешерегез; яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз; "зыянлы" ризыктан баш тартыгыз.
Спорт. Сүз дә юк, көн дәвамында ял итәргә дә җитешмәгән чаклар була. Әмма бу мәсьәләгә икенче яктан карагыз. Һәр ананың физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлеге бар. Ягъни бала белән урамда йөрү, ул йоклаган арада күнегүләр башкару, кибеткә йөгереп барып кайту, бала белән бергә күнегүләр ясау һәм башкалар. Бер сәгать буе тиз-тиз атлап йөрү 3 сәгать велотренажерда шөгыльләнүне алмаштыра. Һәм бу очракта тренажер залы кирәк тә түгел!
Әгәр бу рәвешле дә артык авырлыктан котыла алмыйсыз икән, борчылырга ашыкмагыз. Балагыз өчен сез - дөньядагы иң матур әни. Аннан соң акылның да авырлыгы бар, диләр. Әгәр ул башка сыймаса, бөтен гәүдәгә тарала! Үзегезне, якыннарыгызны яратыгыз!
Популяр алып баручы, 5 айлык Асылбикә исемле кыз үстерүче Гөлназ Шәрипҗанова фикере: "Йөккә узганда авырлыгым 56 кг иде. Бала табыр вакыт җиткәч, 77 кило булдым. Йөклелек чорында барлыгы 21 (!) кило җыелган. Хәзер кызыбызга 5 ай һәм мин янә 56 кг авырлыкта! Барысын да ашыйм, ә спорт - кулдагы бала. Эш - тонусны тотарга ярдәм итә, имезү - калорияләрне яндыра. Ябыгуымның бөтен сере шул. Өйдә озаклап утырмагыз, безнең кебек эшкә чыгыгыз!"
http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/62517-bala-tapkach-nichek-yabyigyirga?-g

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев