Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бала җәйге чорда эшкә урнашам дисә...

Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы итеп тә үткәрим диючеләр, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Инде берничә ел укучыларның җәйге хезмәтенә кагылышлы дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә. Аның нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашканнарга, төп...

Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы итеп тә үткәрим диючеләр, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Инде берничә ел укучыларның җәйге хезмәтенә кагылышлы дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә.
Аның нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашканнарга, төп хезмәт хакыннан кала, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 1275 сум күләмендә өстәмә айлык түләүләр дә каралган. Шунысы мөһим: эшкә урнашу өчен ата-ана ризалыгы һәм айлык түләүләрне күчереп бару өчен банкта аерым хисап ачу зарур.
Эшләргәме? Әллә инде җәй буе ял итәргәме? Билгеле, бу һәркемнең үз ихтыярында. Хәер, озын җәйдә тегесенә дә, монысына да вакыт җитәрлек. Бары тик шуны искәртәсе килә: һәр нәрсәнең үз җае бар. Хезмәт базарында җәйге чорга гына булса да үз урыныңны табу җиңелләрдән түгел, ә хезмәт өчен тиешле хөрмәтен алу, шулай ук, төп мәсьәләләрнең берсе. Гаделсезлекләргә очрамасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев