Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ: Бүген "Каенкай"га Кыш бабай килде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

6 санлы "Каенкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә  Кыш бабай бүген килде.

Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Күңел ниндидер могҗиза, күңел түрендә йөрткән иң садә хыялларның тормышка ашуын өмет итә. Ә чын күңелдән теләсәң, теләкләр чынга аша ул. Исегездәме, балачакта бу бәйрәмне ничек көтә идек!?  Кыш бабайга сөйләргә дип шигырьләрнең иң матурын ятлый идек...


6 санлы "Каенкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә  Кыш бабай бүген килде. Чара балаларының дәртле биюләре, матур җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәм алды ыгы-зыгысы, мең төрле мәшәкать онытылды бу көнне. Чараны караган төркемдә йөрүче баланың дәү әтисе чын күңелдән:" Күңел ял итте",- дип үз бәясен бирде. Чынлап та күңел ял итте. 


Зур рәхмәт тәрбиячеләребезгә. Безнең балаларны тәрбияләп, шундый матур чара оештырганнары өчен.


Ә без һәммәбез дә могҗизага ышаныйк, теләкләрнең иң изгеләрен генә телик. Нәкъ менә киләсе елда һәрберебезгә уңыш, бәхет елмаер. Хыяллар чынга ашу сәләтенә ия. Шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев