Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БАЛАЧАК КАНАТЫНДА: Актанышта могҗизалы Чыршы бәйрәме опекага алынган балаларны үзенә җыйды (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

4 гыйнвар көнне  балалар иҗат үзәге  бинасында узган Чыршы бәйрәменә туганнары тәрбиясендә яшәүче балалар һәм гаиләләргә алынган ятимнәр җыелды.

Урман гүзәле - яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнүче бу балаларга карап, сокланмаган кеше булдымы икән?! Кызларның кайсы ефәк купшы күлмәкләрдән, төрле әкият геройлары булып киенүчеләре дә бар. Малайлар да алардан калышмаган: матур костюмнардан килгәннәр. Районның төрле авылларыннан җыелган балаларга бу көнне бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде, алар мультфильм геройлары белән аралашты, уйнады, җырлады. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  бәйрәм кунакларын район башлыгы Энгель Нәвап улы  исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлап, ата-ана назыннан мәх¬рүм калган балаларны үзләренең җылы ояларына алучыларга ти¬рән рәх¬мәтен белдерде. Ул тәрбиягә бала алып үстерүне асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде.

Реклама

 Бүгенге көндә безнең районда 8 гаилә балалар йортларында үскән 31  ятимне үз баласыдай күреп тәрбияли. Ә 42  бала опекун гаилә¬сендә - якыннары тәрбиясендә үсә. 

Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева  да катнашты. Ул да балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Лена ханым әйтеп узганча, ятимнәргә ярдәм итү - район җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. 2018 елда гына да Актаныш районында 8 шундый бала исәпкә алынган булган. Шунысы сөенечле, алар гаилә назын райондашларыбызның үзләреннән тапкан, ягъни бер генә сабый да районнан читкә җибәрелмәгән.  Актанышның  4 гаиләсе исә махсус курслар үтеп кайтып, киләчәктә  ятимнәрне үз канаты астына алырга әзерләнә. 


Күҗәкә авылыннан килгән Шәйхетдиновлар гаиләсе бүгенге бәйрәмнең аерым бизәгенә әверелде. Әлеге гаилә бүген үз кочагына 13 ятимне сыендырырлык көч, күңел киңлеге тапкан. 3 сабыйга ата-ана назын алар  2018 елда биргән.  Бәйрәм чарасында бәхетле елмайган шушы гаиләне күреп, күңел сөенде – алар бүген һәрберсе үзенең кирәклеген тоеп яши. Балачаклары бәхетле үтә аларның. 


Тәбрикләүләрдән соң Яңа ел тамашасы башланып китте. Аны музыкаль-театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләгәннәр. Балалар үзләре дә Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте. Әкият геройларына охшатып киенеп килгән барлык балаларга да аерым бүләкләр тараттылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев