Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балачакка кайту

Һәркем үзенең балачак, яшьлек елларын, мәктәптә укыган чакларын, бергә укыган иптәшләрен һәм укытучыларын искә төшерә, сагына. Тормыш мәшәкатьләре никадәр күп булмасын, эчендә җаны булган һәр кеше мондый очрашуларны көтеп ала торгандыр. Хатирәләрне яңарту, искә төшерү, бер-берең белән очрашу - нинди истәлекле һәм кадерле вакыйга! Балачакка кайтып, яшьлекне искә алып аралашу...

Һәркем үзенең балачак, яшьлек елларын, мәктәптә укыган чакларын, бергә укыган иптәшләрен һәм укытучыларын искә төшерә, сагына. Тормыш мәшәкатьләре никадәр күп булмасын, эчендә җаны булган һәр кеше мондый очрашуларны көтеп ала торгандыр. Хатирәләрне яңарту, искә төшерү, бер-берең белән очрашу - нинди истәлекле һәм кадерле вакыйга! Балачакка кайтып, яшьлекне искә алып аралашу кызык та, күңелле дә!
Меңнәр сигезьеллык мәктәбен 1966 елда тәмамлаучылар сабакташлары белән очрашу уздырдылар. Сөн буенда сөйләшүләр, Сөннең Терпеле белән кушылган урынындагы үзгәрешләр, Кызыл Яр итәгендәге куаклар, аргы яктагы биек каеннар, кызынып яткан комлыклар кабат балачакка алып кайтты аларны.
Тантаналы өлеш мәктәп бинасында, түгәрәк өстәл артында узды. Аны хәзерге вакытта мәктәп директоры булып эшләүче Зөһрә Хәмзина ачып җибәрде.
"Җир астыннан юллар юк бит,
Күрешик исән чакта.
Яшьләр бара җитмешкә,
Кайтыйк бер балачакка!" - дип, Фәймә Зәйнуллина (Габдуллина) дәвам итте сөйләшүне. Ерак араларны якын итеп кайткан сабакташлар бик сөенделәр. Араларында 50 ел күрешмәгәннәре дә бар икән, алар белән очрашу бигрәк тә истә калырлык булды. 15 яшьлек укучыларның 65 яшьлек, чәчләренә чал кергән дәү әниләр һәм дәү әтиләр белән очрашуы бит бу!
Кунакка үзләрен укыткан укытучыларны да чакырганнар иде. Шул елларда миңа да укытучы булып эшләргә туры килде.
"Хәреф танып укырга
Өйрәтте Мөнәздәһә апа.
Гүр иясе булган күптән,
Аннан алда Бикә апа.
Мөнәздәһә апабыз
Белемне башлап бирде.
Рәйсә апа, Гариф абый
Арабызда юк инде", - дип искә төшерде Фәймә үзләрен укыткан, хәзерге вакытта гүр иясе булган укытучыларын. Арабыздан мәңгелек йортка күчкән укытучыларны һәм сабакташларын бер минут тынлык белән искә алдык. Авыр туфраклары җиңел булсын.
"Фәридә апа әни булды
Мәктәптә икенчесе,
Әле һаман тәртипне
Күзәтеп тора төсле.
Баянда уйнап җибәрсә,
Җырладык та биедек,
Балачакта, мөгаен,
Кадерләрен белмәдек", - диде алар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Фәридә Мостафина турында.
Фәймә белән Клара үзләренең Сөн буендагы комлыкта кызынуларын, яр буеннан җыйган бөрлегәннәрен, каен арасыннан җыйган каен җиләкләрен, күлмәк итәкләрен күтәреп Сөн аркылы чыккан урыннарын, койма буендагы иңләп үскән үги ана яфракларын искә төшереп көлештеләр. Һәр укытучы алар сыйныфында булган, истә калган кызык хәлләрне искә төшерде. Җәүдәтнең оста йөгерешче, Рәсимнең чаңгы ярышларында җиңүче булганын, Клараның тырышлыгын, Фәймәнең оештыру сәләте барлыгын, Әлхәтнең җиденчене тәмамлаганда ук "Иң яхшы колхозчы" исеме алып, Казанга баруларын һәм башка бик күп истәлекле вакыйгаларны кабат искә төшерделәр.
Ни кызганыч: кемнәрдер очрашуга килә алмаганнар. 21 укучының җидесе инде арабызда юк икән.
Үткән юлыңа борылып карап, үткәнеңне искә төшереп, кешеләргә игътибарыңны күрсәтә алу - зур бәхет инде ул! Газиз мәктәбе йөзенә оят-хурлыклар китермичә, барысы да олы тормышта үз урыннарын тапканнар.
Әле 55, 60, 65..... еллык очрашуларда да сезгә күрешүләр насыйп булсын!!!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев