Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балага исем кушып, соңыннан “тәпи юу” – динне дөрес аңламаудан

-Әзһәр хәзрәт, үзегез дә, тормыш иптәшегез Рәмилә апа да "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе тәмамлагансыз. Дингә ничек кереп киттегез. Райондашларның дингә карашы, мөнәсәбәте ничек бүгенге көндә? -Юлда йөргәндә гел Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен тыңладым. Уйланасың, дөрес, дисең. Рәмилә белән икебез дә белем алдык, аннан балалар да безгә кушылды. 2000 елларда оста вәгазьчеләр Рамил...

-Әзһәр хәзрәт, үзегез дә, тормыш иптәшегез Рәмилә апа да "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе тәмамлагансыз. Дингә ничек кереп киттегез. Райондашларның дингә карашы, мөнәсәбәте ничек бүгенге көндә?
-Юлда йөргәндә гел Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен тыңладым. Уйланасың, дөрес, дисең. Рәмилә белән икебез дә белем алдык, аннан балалар да безгә кушылды. 2000 елларда оста вәгазьчеләр Рамил хәзрәтнең, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның дисклары меңәрләгән кешене дингә килүенә сәбәпче булды. Бүген дәгъват тыелган. Вәгазьне җомга, гает намазларында сөйлибез. Җомга намазына нигездә 60 кеше йөри. Калганнар битараф. Күбесенә дин, мулла бәбигә исем кушарга, никах укытырга, җеназага кирәк.
-Нәрсә эшли алабыз? Нилектән шулай?
-Иң беренче, кеше динне дөрес аңламый. Мәҗлесләрдә яулык та бәйләми утыручы хатын-кызлар бар. Балага исем кушарга чакыралар. Исем кушкан мулланы озатуга ук бәби тәпие юа башлыйлар. Көндез никах укыталар, кич ресторанга хәмер эчәргә, бәйрәм итәргә баралар. Шуңа да, мәҗлесләргә баргач, нәрсәнең хәләл, нәрсәнең хәрам икәнен аңлатам үзем дә, ярты сәгать вәгазь сөйләргә рөхсәт сорыйм. Нәрсә ул дин, диннең өлешләре, Коръән китабы ничек барлыкка килгән - һәммәсен аңлатабыз.
Дин өч өлештән тора - гакыйдә, фикх, әхлак. Мәдрәсәдә укыганда игътибар иттек - татар халкының тарихын белмибез. Татарның борынгы әдәбиятен белмибез. Кириллица кертелгәч, гарәп телендә язылган мирасыбыз тәрҗемә ителмәгән. Дин, тарих, татар әдәбияты - алар бер-берсенә бәйле. Әгәр мәктәптә әхлакны, тарих, әдәбиятны дөрес өйрәтәбез икән, халык дингә кайтачак дип уйлыйбыз. 922 елны ислам дине кабул ителгән. Гарәп алфавиты безгә 1000 елдан артык хезмәт иткән. Инкыйлабка кадәр динебез. Әдәбиятебез, тарихыбыз аерылгысыз булып, бер-берсен саклаганнар, татар халкына хезмәт иткәннәр.
Мәдрәсәдә укыганда да бер ел әхлак курслары булды. Эх, шушыны мәктәптә укыткан булсалар?! Үзем өйрәнгәнне балаларыма да өйрәтер идем, дисең. Диндә гаилә өчен ир кеше җаваплы. Бабай булса да, улына 50-60 яшь булса да, балалар, оныклар өчен ул җаваплы. Дөрес яшәү, әхлаклы яшәү гаилә башлыгы өстендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев