Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балага узар алдыннан нинди дога укырга? (Сорау-җавап)

"Күптән түгел генә кияүгә чыктым. Ирем дә, үзем дә бала җанлы кешеләр. Шуңа күрә гаиләбезнең тулы булуын телибез. Сау-сәламәт, инсафлы сабый турында хыялланабыз. Имештер балага узар алдыннан ир белән хатын догалар укырга тиеш икән. Бу дөресме? Гомумән якынлык кылыр алдыннан да дога укыламы?" - дип сорый Апастан Земфира. Әлеге сорауга...

"Күптән түгел генә кияүгә чыктым. Ирем дә, үзем дә бала җанлы кешеләр. Шуңа күрә гаиләбезнең тулы булуын телибез. Сау-сәламәт, инсафлы сабый турында хыялланабыз. Имештер балага узар алдыннан ир белән хатын догалар укырга тиеш икән. Бу дөресме? Гомумән якынлык кылыр алдыннан да дога укыламы?" - дип сорый Апастан Земфира.
Әлеге сорауга җавапныТатарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбыНияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!
Шайтаннан һәм башка зарар китерүче нәрсәләрдән сакланыр өчен якынлык алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: بِسْمِاللَّهِ،اللَّهُمَّجَنِّبْنَاالشَّيْطَانَ،وَجَنِّبْالشَّيْطَانَمَارَزَقْتَنَا
Бисмилләһи, Аллаһүммә җәннибнә шәйтаанә үә җәнниб шәйтаанә мәә разәктанәә.Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән башлыймын. Йә Раббым, безне шәйтаннан сакла һәм безгә бирелгән нигъмәтләрне дә шәйтаннан сакла.
Бу доганы ир дә хатын укырга тиеш. Әлеге дога аркасында Аллаһның рәхмәте белән булачак балалар шәйтанның йогынтысыннан имин булачак. Аллаһы Раббыбыз Сезгә сау-сәламәт балалар табып, аларга күркәм тәрбия бирергә насыйп итсә иде!
чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/65102-balaga-uzar-aldyinnan-nindi-doga-ukyirga?-sorau-%D2%97avap.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев