Актаныш

Балалар бакчасына бәя арта

Бар җирдә бәяләр арткан заманда, балалар бакчасы да аннан читтә калмый. 2015 елның 1 гыйнварынан балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка арта. Балалар бакчаларына түләү арта дигән сүз таралгач, әти-әниләр арасында аз хезмәт хакы алып, андый зур суммалар түләп, баланы бакчага йөртеп булмас дип...

Бар җирдә бәяләр арткан заманда, балалар бакчасы да аннан читтә калмый. 2015 елның 1 гыйнварынан балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка арта.

Балалар бакчаларына түләү арта дигән сүз таралгач, әти-әниләр арасында аз хезмәт хакы алып, андый зур суммалар түләп, баланы бакчага йөртеп булмас дип хафаланучылар күбәйде. Чынлыкта түләү күпмегә арта һәм ул әти-әниләрнең кесәләренә ни дәрәҗәдә сугачак? Әлеге һәм әти-әниләрне борчыган башка сорауларга җавап бирүен үтенеп, район мәгариф бүлегенең баш белгече Наилә Хәсәновага мөрәҗәгать иттек.

-Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразларына нигезләнеп һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауның үсеше, туклану продуктларына бәя арту, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле рәвештә елның гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-аналар түли торган айлык взнос күләме берникадәр артачак. Бу әти-әниләрне куркытырлык зур суммнар түгел.

-Мәсәлән...

-Мәсәлән, безнең район үзәгендә алты көнлек эш атнасы һәм ун сәгать ярымлык режим белән эшләүче ике балалар бакчасы бар. Аларда бер яшьтән өч яшькәчә балаларын бакчага йөрткән өчен айлык взнос күләме 2497 сум булса, 2015 елның 1 гыйнварыннан 2798 сум, ягъни 301 сум артык түли башлаячаклар. Өч яшьтән җиде яшькәчә балалар өчен түләү 2532 сумнан 2843 сумга әйләнәчәк. 5 көнлек эш атнасы һәм 10.5 сәгатьлек режим белән эшләүче бакчаларда түләү 1-3 яшьлекләр өчен 2294 сумнан 2569, 3-7 яшьлекләр өчен 2283 сумнан 2563 сумга артачак.

Белгәнегезчә айлык түләү ике: абонент һәм туклану өлешләреннән тора. Әгәр бала бакчага ниндидер сәбәпләр белән килми калса да, абонент түләве тулы килеш алына, бары тик туклану өлешеннән генә килми калган көннәренә чикерелә.

-Компенсация түләүләре сакланамы?

-Әйе, компенсация түләүләре үз көчендә кала. Айлык түләнгән взносның беренче балага-20, икенче балага- 50, өченче балага 70 проценты дәүләт тарафыннан кире кайтарыла. Һәм шулай ук, әгәр районның социаль яклау бүлегенә тиешле документлапрын: гариза (балалар бакчасы белән килешү кем исеменә төзелгән, шул яза); социаль яклау бүлегенә документларны кайсы айда тапшырасыз, артка таба әти-әнинең өч айлык хезмәт хакы турында белешмә,гаилә хәле турында авыл Советыннан алынган белешмә, җир участогы күләмен күрсәтеп; баланың туу турындагы таныклык копиясе; ата-ананың паспорт копиясе; уллыкка яки кызлыкка алган балаларның туу турында таныклык копиясе; опекадагы баланың опекага билгеләнүе турындагы карар күчермәсе( выписка); ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең бу турыда суд карары; балалар бакчасы белән төзелгән килешү копиясе; айлык взносны түләгән квитанция копиясен алып киләләр икән, аларга җирле бюджеттан да компенсация түләнә. Мисал өчен, бер гаилә әгъзасына туры килә торган керем 10 мең сумнан кимрәк булса, һәм алар бакчага беренче балаларын йөртсәләр, алар түли торган 2563 сум айлык внос күләменед 20 проценты, ягъни 257 сумы -федераль бюджеттан, социаль яклау бүлегенә тиешле документларын тапшырсалар, 767 сумы җирле бюджеттан кире кайтарылачак. Нәтиҗәдә, ата-ана 2563 сум акча түли, ә 1024 сумын кире кайтарып ала. Шулай итеп, гаилә балалар бакчасы өчен 1539 сум гына түли булып чыга. Әлеге мөмкинлектән барлык ата-аналар да файдалансыннар, айлык түләү арта дип, балаларын бакчаларга йөртүдән туктамасыннар иде. Чөнки хәзер Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча балалар бакчасы белем бирүдә беренче баскыч булып тора. Һәм бала балалар бакчасын тәмамлаганда мәктәпкә әзер булып чыгарга тиеш дигән бурыч куела.

- Ташламалар да үз көчендә каламы?

- Күп балалы гаиләләргә (алар ата-аналар түләвенең яртысын түли һәм шул ук вакытта компенсация дә ала) һәм инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ташламалар саклана.

-Наилә Назифовна, ата-аналар арасында бәйрәм көннәре, баламны балалар бакчасына китермәгән көннәр өчен айлык түләү взносын чигермәделәр диючеләр дә бар. Бу хакта да тулырак аңлатып үтсәгез иде.

-Алда әйтеп үткәнемчә, бәйрәмме ул, бала авырып балалар бакчасына килмәгәнме, абонент түләве чикерелми, тулы килеш алына. Бәйрәм көннәре өчен туклану өлеше дә чикерелми, эш көннәренә бүлеп карагач, ул айның бер көнлек бала өчен тотылган чыгым суммасы гына күбрәк чыга. Нәтиҗәдә балалар бакчасында ул көннәрдә яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк бирергә, яисә кыйммәтерәк торган, әйтик сөт ризыклары бирергә мөмкиннәр. Элек без бала авырып, яисә сәбәпсез өч көн рәттән балалар бакчасына килмәсә, балага бакчага йөрергә ярый дигән табиб белешмәсе сорый идек. Ә хәзер бу 5 көн итеп үзгәртелде. Ләкин әти-әни баланы бакчага илтми икән, ул иртән тәрбиячене яисә бакча мөдирен кисәтергә тиеш. Чөнки иртәнге сәгать сигездә балалар санына карап меню төзелә, һәм шул сан буенча продукция тотыла. Әгәр сез тәрбиячене кисәтмисез икән, сезнең балага да продукция бүленә һәм әлбәттә, айлык түләү взносыннан чикерелми. Моны һәр ата-ана, бигрәк тә авылларда яшәүчеләр исләрендә тотсыннар, балаларын сәбәпсез бакчага илтмичә калмасыннар иде.

-Районда эшләп килүче "Бөрлегән" шәхси балалар бакчасына баласын йөртүче ата-аналарга да компенсация түләнә башлаган дип ишеттек.

- Дөрестән дә, бу шулай. Ләкин шуны белеп тору мөһим. Әлеге шәхси бакчага баланы йөрткән айлык взнос күләме дәүләткә караган балалар бакчаларыныкына караганда кыйммәтерәк булса да, ата-аналарга компенсацияләр 2012 елның 29 декабрендә чыккан "Россия Федерациясе мәгарифе турында"гы 273 санлы Федераль закон нигезендә балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләнә торган айлык взносның уртача күләме нигезендә түләнә. Шулай булса да, моны әти-әниләргә күпмедер ярдәм дип бәялибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: