Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар бакчасында гадәттән тыш хәл! Чыннан да тәрбиячеләр гаеплеме?

Балалар бакчасында бала колаксыз кала язган. Яшел Үзән балалар бакчасында яшьтәшләре 7 яшьлек кызның ике тешен бәреп төшергәннәр һәм колагын өзә язганнар. Балалар омбудсмены Павел Астахов, Татарстандагы вәкиленә аутист кыз эшенә ачыклык кертергә күрсәтмә биргән. Эфир-24 хәбәр иткәнчә, уен вакытында балалар кызга ябышкан һәм нәтиҗәдә ул алгы ике тешен югалткан...

Балалар бакчасында бала колаксыз кала язган.
Яшел Үзән балалар бакчасында яшьтәшләре 7 яшьлек кызның ике тешен бәреп төшергәннәр һәм колагын өзә язганнар. Балалар омбудсмены Павел Астахов, Татарстандагы вәкиленә аутист кыз эшенә ачыклык кертергә күрсәтмә биргән.
Эфир-24 хәбәр иткәнчә, уен вакытында балалар кызга ябышкан һәм нәтиҗәдә ул алгы ике тешен югалткан һәм колаксыз кала язган. Зыян күргән кыз, гади балалар бакчасына йөрсә дә, үзенчәлекле - аңа «аутизм» диагнозы куелган. Баланың әнисе тәрбиячеләрне судка бирергә җыена.
Әмма балалар бакчасында бу хәлне кире кагалар. «КП» хәбәр иткәнчә, кыз исән-имин өенә кайтып киткән, моңа шаһитлар да бар икән. Кызның әнисе икенче көнгә генә чаң сугуы да үзе бик сәер.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53118-balalar-bakchasyinda-bala-kolaksyiz-kala-yazgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев