Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар өчен товарларны дөрес сайлыйбыз.

Һәр ата-ана үз балаларын ярата һәм алар өчен иң яхшы, иң сыйфатлы кием, аяк киеме, уенчыклар белән тәэмин итәргә тели.

Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-ана булып торучы гражданнарның үз балалары өчен сыйфатлы продукциягә хокукларын ныгытты. Әлеге хокук РФ Гражданнар кодексында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1998 елның 7 февралендәге РФ законында, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән беркетелгән. Безнең хөкүмәт барысын да законнарда раслады, безнең балалар якланган, әмма һәр ата-ана балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар сатып алган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген белеп торырга тиеш. Балалар киемнәрендә иң мөһиме - куркынычсызлык, ә аны тәэмин итү өчен, җитештерүдән алып кулланучыга сатуга кадәр барлык процессларны тәртипкә салырга тиешле күп санлы документлар эшли. Барлык җитештерүчеләр кием сатуга чыкканчы кием-салымның барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килүен һәм балалар өчен куркынычсыз булуын расларга тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре балалар өчен кием-салымга булган таләпләрнең нәрсәләргә бәйле булуын аңлаталар:

- Катлам: киемнең беренче катламы – тән тиресенә турыдан-туры тиеп торган кием. Мәсәлән, эчке кием, коену киеме, урын-җир әйберләре, оекбаш эшләнмәләре һәм җәйге баш киемнәре. Икенче катлам кием-салым тән тиресенә тиеп тормый торганы. Аңа күлмәк һәм блузкалар, чалбар, итекләр, костюмнар, джемперлар, баш киемнәре, бияләй һәм перчаткалар, кышкы чор өчен оек-оекбаш эшләнмәләре һәм башкалар керә. Өченче катка өске кием: пальто, ярымпальто, куртка, плащь һәм подкладкалы костюмнар, шулай ук яңа туган балалар өчен конвертлар керә.

- Кием-салым баланың яшенә карый:

а) яңа туган балалар һәм 1 яшькә кадәрге балалар өчен кием.

б) 1 яшьтән алып яшүсмер яшенә кадәрге балалар өчен кием. Яңа туган балалар һәм сабыйлар өчен киемнәр иң катгый таләпләр һәм җитди тикшерүләр уза.

в) җитештерү ысулына: серия яки партия.

г) кием-салым ясалган материаллардан. Куркынычсызлык ягыннан караганда, контрольлек итүче оешмалар, беренче чиратта, кием-салым ясалган материалның химик составы белән кызыксыналар.

Бу мөһим! Балалар һәм яшүсмерләр өчен җитештерелгән продукциянең ЕАС Таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында бердәм эш итү билгесенә ия булырга тиеш. Барлык значоклар да яхшы күренергә тиеш - күчермәләр түгел, ә төгәл сурәтләр булырга тиеш.

Калган очракларда товарның сыйфаты турында уйланырга кирәк.

Сезнең уяулыгыгыз, җаваплылык һәм законны белүегез кирәкле товар сатып алуга гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен туры килә торган сыйфатлы товар сатып алырга да ярдәм итәчәк.

Тормышыгызның теләсә кайсы өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, анда сезгә компетентлы хезмәткәрләр ярдәм итәчәк.

Яр Чаллыда кайнар линия телефоны: 71-43-03.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев