Актаныш

Балалар хокуклары бозылмасын

Икенче декабрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина районда булып, халык сорауларына җавап бирделәр, мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар иң элек район хакимияте бинасында район башлыгы Фаил Камаев белән...

Икенче декабрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина районда булып, халык сорауларына җавап бирделәр, мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
Кунаклар иң элек район хакимияте бинасында район башлыгы Фаил Камаев белән очраштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Аннан халыкны кабул иттеләр. Бирегә үз балаларының киләчәк язмышы өчен борчылган әниләр килгән иде. Иң беренчеләрдән булып, 8 нче төрдәге Такталачык коррекцион мәктәбен тәмамлаган балалар үзләре теләгән һөнәри уку йортларына керә аламы, дип сорадылар. Нигездә, безнең районда әлеге мәктәпне тәмамлагач, укучылар Актаныштагы техникумда пешекче, тегүче һөнәрен генә үзләштерә ала. Ә малайларга ирләр һөнәре кирәк.
- Әлеге проблеманы күтәреп чыгар өчен, аны башта анализларга кирәк. Әлеге мәктәптә ничә малай укый - әгәр аларның саны җитәрлек була икән, аны ачу мәсьәләсен карарга була. Республика буенча андый төрдәге мәктәпләрне тәмамлаган укучыларга һөнәр үзләштерү өчен махсус уку йортлары бар. Үзегезгә кайсы райондагысы якын, шуны да карый аласыз.
- Минем тәрбиягә алган балам 8нче төрдәге Такталачык коррекцион мәктәбендә белем ала. Аңа инвалидлык алу артыннан йөри башлаган идек, бик авыр. Әле бер документ җитми, әле икенчесе дип борып кайтаралар. ВТЭК комиссиясен уку йортының үзенә китереп булмыймы?
- Сездә коррекцион-интернат мәктәп булгач, әлеге эшне оештырып буладыр дип уйлыйм. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр итәрбез. Сезгә булышырга тырышырбыз.
- Безнең район үзәк хастаханәсендәге балалар консультациясе бинасы бик кечкенә. Анда балаларны чишендерү, киендерү өчен мөмкинлекләр юк. Табибларга күренү өчен килгәч, чират көткәндә вирус йоктыру очраклары да була. Чөнки төрле бала килә. Шушы бинаны киңәйтүдә булыша алмассыз микән?
Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов ачыклык керткәннән соң, Гүзәл Удачина да ярдәм итәчәгенә ышандырды. Хастаханә бинасына реконструкция ясап, балалар консультациясенә тагын берничә бүлмә биреләчәк дигән өметле сүзләр ишетелде. Әлеге мәсьәләне бик озакка сузмыйча хәл итсәләр, райондагы барлык әниләр дә, балалар да сөенер иде.
Гүзәл Удачинага без дә үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
- Без булмаган Менделеевск һәм Алабуга районнары гына калды. Районнарда балалар учреждениеләрен, балалар йортларын, приютларны карыйбыз. Бала хокуклары буенча бирелгән сорауларны тыңлыйбыз, һәм аларны хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланабыз.
- Ә нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр?
- Иң беренче - ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе. Икенчесе - бала тәрбияләүдә килеп туган бәхәс. Ата-ана аерылганнан соң, мал-мөлкәтне генә түгел, балаларын да бүлешә башлыйлар. Тавыш чыга. Бу очракта иң зыян күргәне - балалар. Өченчесе - балаларның сәламәтлеге мәсьәләсе. Сәламәтлек учреждениеләрендә балалар консультациясе өчен урыннарның тиешле таләпләргә җавап бирмәве өчен борчылалар. Бу проблема сезнең районда гына түгел, республиканың күп урыннарында күтәрелә. Сәламәтлекләре чикле балаларга инвалидлык алуда ярдәм итүебезне дә сорыйлар.
- Ничек уйлыйсыз, безнең республикада балалар үз хокукларын беләләрме?
- Беләләр дип әйтер идем. Без күптән түгел генә "Бала хокуклар илендә" дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе үткәрдек. Анда алты яшьтән башлап, 30 яшькә чаклы кешеләр катнашты. Бу рәсем ясау да, инша язу да түгел. Видеороликларны ясау күп көч таләп итә. Катнашучы булырмы дип тә борчылган идек. Ни гаҗәп, безгә 159 эш килде. Урыннар чыгару да авыр булды.
Балаларга үз хокуклары турында уйланырлык сәбәпләр булмасын иде. Алар үз әти-әниләре белән тигез яшәсеннәр. Гаиләдә килеп туган кечкенә аңлашылмаучылыклар фаҗига белән тәмамланмасын. Аларга социаль-педагоглар, психологлар ярдәмгә килеп, чишелеш тапсын иде. Мине шул сөендерә, безнең балалар үзләренең әти-әниләрен яраталар. Аеруча приютлардагы балалар. Әти-әниләре эчкече булып, ата-аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән булса да, балалар йортларындагы балалар тәрбиягә алырга җыенган гаиләләргә барырга риза булмый торалар. Үземнең әти-әниемне яратам, бәлки ул мине килеп алыр, мин китсәм, аңа хыянәт итү була, диләр. Ул вакытларда күзебезгә яшьләр килә.
Гүзәл Удачина белән Илсөяр Гарифуллина райондагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары белән дә очраштылар. Аларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерделәр. Авыл җирлекләрендәге авыр гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясадылар. Чит төбәкләрдән ана капиталына район җирлегеннән йорт сатып алып, аны үз исеменә генә рәсмиләштергән, тәртипсез тормыш алып баручы әниләргә аеруча сак карарга кирәк, диделәр. Чөнки алар ул өйләрне сатып, балигъ булмаган балаларын урамда калдырырга мөмкиннәр. Өйне рәсмиләштергәндә, балаларына да тигез өлеш белән генә рәсмиләштерергә рөхсәт итәргә кирәклеген ассызыкладылар. Бу хакта үзебезнең райондагы сөйләшүләрдә дә күп тапкырлар кисәтелеп торыла. Шулай да саклык бер кайчан зыян итми.
Күп кенә мәгариф учреждениеләрендә булганнан соң, кунаклар гуманитар гимназия-интернат белән таныштылар. "Бала хокуклар илендә" республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган 6 яшьлек Ирхан Хөсәеновны бүләкләделәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: