Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар иминлеген кайгыртыйк

Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар - балалар!" профилактик чаралары үтә. Агымдагы елның дүрт аенда республикада балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 4 бала үлгән, 138 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте...

Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар - балалар!" профилактик чаралары үтә.
Агымдагы елның дүрт аенда республикада балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 4 бала үлгән, 138 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте 26га, ә тән җәрәхәте алучы балалар саны 8гә арткан.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтләренең җәяүле балалар катнашындагыларының артуы күзәтелә. Дүрт ай эчендә шундый 78 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 1 бала үлгән, 80е тән җәрәхәтләре алган.
Пассажир балалар катнашында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 бала үлгән, 51е тән җәрәхәтләре алган.
16 яшькәчә балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өч өлеше җәйге айларга туры килә. 2014 елның июнь-август айларында шундый 243 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 бала үлгән, 248е зыян күргән.
"Игътибар - балалар!" рамкалары кысаларында Эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе Татарстан Республикасы буенча тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән шоферларны ачыклый, балигъ булмаган балаларны йөртүче транспорт чараларына рейдлар үткәрә, әти-әниләргә аңлату эшләре алып бара, ял һәм сәламәтлек лагерьларында балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле конкурс-викториналар уздыра.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: 12 яшькә тикле балаларны транспорт чараларында йөрткән вакытта махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары баланың гәүдә авырлыгына һәм буена карап, Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына туры китереп тормышка ашырылырга тиеш. Россия Федерациясе Кодексының административ хокук бозулар турындагы 3 бүлекнең 12.23 маддәсе буенча әлеге кагыйдәләр үтәлмәгән очракта 3 мең сум күләмендә административ җәзага тарту каралган. Агымдагы елның 4 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан шундый 8 мең хокук бозу очраклары ачыкланды.
Яшь хокук бозучылар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче оешмалар тарафыннан дүрт айда 16 яшькә тикле 5500дән артык балага "Тукта - синең гомерең куркыныч астында!" дигән махсус карточкалар тутырылды. Анда яшүсмернең нинди юл хәрәкәте кагыйдәсен бозганлыгы турында мәгълүмат языла һәм ул профилактик чаралар үткәрү өчен мәгариф учреждениесенә җибәрелә.
Ата-аналар балаларының юлларда иминлеге өчен җитди карарга тиешләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев