Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар туклануын тикшергәч, Татарстанда кайбер мәктәп директорлары эштән җибәрелгән

Татьяна Ларионова сүзләренчә, ата-аналардан мәгариф оешмаларындагы туклану сыйфаты буенча бик күп шикаять кабул ителгән. Татарстанда белем бирү оешмаларының туклану сыйфатын тикшергәннән соң, кайбер мәктәп директорлары һәм ашату блогы мөдирләре эштән җибәрелгән. Бу турыда бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республика парламенты рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатларның берләшмәсе...

Татьяна Ларионова сүзләренчә, ата-аналардан мәгариф оешмаларындагы туклану сыйфаты буенча бик күп шикаять кабул ителгән.
Татарстанда белем бирү оешмаларының туклану сыйфатын тикшергәннән соң, кайбер мәктәп директорлары һәм ашату блогы мөдирләре эштән җибәрелгән. Бу турыда бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республика парламенты рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатларның берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
«Татарстан Дәүләт Советы Комитеты әгъзалары күчмә утырышлар уздырды, мәктәп һәм балалар бакчаларында булды һәм әлеге проблеманы билгеләде. Шулай ук бу хакта республика Президентына да хәбәр иттеләр, ул Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләмә бирде, хакимият комиссиясе оештырылды», - дип сөйләде Ларионова.
Депутат сүзләренә караганда, хәзерге вакытта белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясаганда, ашату блогына аеруча игътибар бирелә. «Савыт-саба белән проблема бар иде. Күпчелек мәктәпләрдә кителгән савыт-саба гомуми кабул ителгән норма булып санала», - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары белдерүенчә, ата-аналардан белем бирү оешмаларындагы туклану сыйфаты буенча бик күп зарлар килгән. «Азык-төлек белән тәэмин итә торган барлык оешмалар анализланган. Контрольдә тотучы хезмәтләр җавап тоткан. Хакимият комиссиясенең эше җәй көне дә дәвам итәчәк. Игътибар мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьларга биреләчәк. Балаларны ашату мөһим мәсьәлә булып кала. Әлеге мәсьәлә барлык таләпләрне үтәгәнгә кадәр Татарстан Президенты контроле астында булачак», - диде депутат.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/20/139124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев