Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларга түләнә торган пособиеләр хакында

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатында гражданнарга бердәм дәүләт пособиеләре системасы эшләп килә. Ул 19.05.1995 ел, 81-ФЗ санлы "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы федераль закон белән билгеләнгән. Әлеге закон нигезендә түбәндәге дәүләт пособиеләре каралган: - йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие; - йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениеләрендә исәпкә басучы хатын-кызларга...

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатында гражданнарга бердәм дәүләт пособиеләре системасы эшләп килә. Ул 19.05.1995 ел, 81-ФЗ санлы "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы федераль закон белән билгеләнгән. Әлеге закон нигезендә түбәндәге дәүләт пособиеләре каралган:
- йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие;
- йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениеләрендә исәпкә басучы хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган
пособие;
- бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие;
- баланы караганга ай саен түләнә торган пособие;
- балага ай саен түләнә торган пособие;
- баланы тәрбияләү өчен гаиләгә биргәндә бер тапкыр түләнә торган пособие;
- чакырылып, хәрби хезмәт башкаручының йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;
- чакырылып, хәрби хезмәт башкаручының баласына бер тапкыр бирелә торган пособие.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы законы нигезендә (8.12.2004 ел, №63-ЗРТ) балага ай саен түләнә торган пособие җан башына уртача айлык керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә балага 16 яшь тулганга кадәр (гомуми белем бирү учреждениесендә укыганда 18 яшькә кадәр) билгеләнә.
Татарстан җирлегендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы, белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган гражданнарга түбәндәге компенсацияләр каралган:
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (18.01.2007, №9) нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем бирү учреждениеләрендә баланы караган өчен түләнә торган айлык түләүгә өлешчә компенсация;
- гаиләнең уртача айлык кереме 20000 сумнан артмаган очракта өстәмә компенсация түләнә - аны түләү тәртибе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә башкарма комитет карары нигезендә билгеләнә.
Сораулар туган очракта район социаль яклау бүлегендә белешмәләр өчен телефон 3-22-97. Социаль яклау чаралары, аларны алу өчен кирәк булган белешмәләр исемлеге турында сез шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан uslugi.tatarstan.ru белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев