Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларны кем тукмаган?

Уфадагы күпкатлы йортның подъездында башка сыймаслык хәл булган.

Уфаның Ленин районара тикшерү бүлеге Затон бистәсендә әти кешенең ике кечкенә баласына карата көч куллану очрагы буенча тикшерү үткәрә.

Социаль челтәрләргә, пабликларга таралган видеоязмадан күренүенчә, бала күтәргән хатын кечкенә кызны ирдән якларга тырыша. Әзмәвердәй ир исә кызны чәченнән тартып, стенага бәрә, бала идәнгә барып төшә. Күпмедер вакыттан соң ишектән өлкән яшьтәге хатын килеп керә һәм балаларны якларга тырыша.

“Социаль челтәрләрне мониторинглау барышында күпфатирлы йортның видеокүзәтү камералары язуларыннан ачыклануынча, ир-егет кечкенә малайга һәм кызга карата көч куллана. Билгеле булуынча, ир кеше - балаларның әтисе, ә вакыйга Летчиклар урамындагы йортта булган”, – дип белдерделәр төбәк буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләргә вакыйганың барлык шартларын да ачыкларга, ата-аналардан, балалардан, шулай ук булган шаһитлардан сорашырга, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүе үткәрергә, гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшерергә туры киләчәк. Аның барышында ата-ананың гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Үз чыганагына сылтама белән “Башинформ” хәбәр иткән башлангыч мәгълүматларга караганда, балаларга кул күтәргән ирне хатын йортка керткән була, ә кызга ул – үги әти, дип яза Кызыл таң.

Чыганак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/balalarny-kem-tukmagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев