Актаныш

Балаларны күрәләтә үтермик!

Соңгы араларда телевизордан бик еш кына балаларның снюслар кулланып агулану очракларын күрсәтәләр. Гадәттә бала-чаганың күзе тәмле әйберләргә, ялтыравык кәгазьләргә төшә. Әлеге афәтне сатучылар да нәкъ шушындый алым куллана. Балаларга бу агуны конфет, мармелад формасында тәкъдим итә. И, болар шәһәр җирендә бит, дип тынычланыр урын юк. Чөнки ул безнең район җиренә дә үтеп керде.

Чөнки кайбер кибетләрдә снюслар сатылу очрагын полиция вәкилләре дә дәлилли. Шул уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары белән җыелып сөйләште. 2 декабрь көнне исә ул Актанышның 1 нче мәктәбенең 8-9 сыйныфларның ата-аналар җыелышында да катнашты. Бирегә район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, табиб-нарколог Ленар Минхуҗин да чакырулы иде. Сөйләшүдә балаларны ничек тә әлеге афәттән сакларга һәм хокук бозуларны кисәтергә дигән тема күтәрелде. 

undefined
Чыннан да, хәзер яшьләр өчен мәгълүмат чыганаклары бик күп. Алар нигездә интернет челтәрләре эчендә яши кебек. Чөнки кулларында кыйммәтле телефоннар, кесәләрендә акча. Алар ул телефоннардан аерыла алмыйлар. Нинди сайтларга керәләр, нинди видеолар карыйлар, беркем белми. Бу хакта мәктәп директоры Рәйлә Гыйздәтуллина да басым ясады.
–Тәнәфесләрдә укучылар кулыннан телефон төшми. Алар шуңа текәләләр дә, яннарына килеп баскан кешеләрне дә сизмиләр. Шул рәвешле эчләренә бикләнәләр, –ди ул. 
–Чыннан да балалар, яшүсмерләр арасындагы мохит безне куркыта,–дип үз фикерен белдерде Энгель Фәттахов та. – Ниндидер мәгълүмат беләсез икән, аны яшермичә, безгә хәбәр итегез. Чөнки яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларга вакытында бергәләп чик куймасак, ахыры аяныч тәмамланырга да ихтимал. 
Хәтерләсәгез, көз көне кадет- интернат мәктәбендә Нефтекама шәһәреннән килеп укучы бер укучы снюс кулланып эләккән дигән хәбәр таралган иде. Моны  Рамил Әскаров та искәртеп үтте. Инде технология техникумының бер студентының да снюс куллануы ачыкланган. 
–Үзебезнең рейд барышында берничә кибеттә снюс сату очрагы ачыкланды. Без алараны сату киштәләреннән  алдырдык. Район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә хәзер барлык кибетләрдә дә йөреп чыгачакбыз, –диде ул. 
Бер ананың: “Аны саткан кешеләргә чара күреп булмый мени?”, –дигән соравына:
–Снюслар наркотик матдәләр исемлегенә кертелмәгән.  Әмма аны сату очраклары беленгән очракта барыбер чарасын күрәчәкбез, – диде. Ул шулай ук ата-аналарга балаларына ныграк күз-колак булырга кирәклеген искәртте. Бала нинди сайтларда утыра, кемнәр белән аралаша? Мәктәптән кайтканда нинди халәттә була? Болар берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде. Снюсларга ияләшү тәмәкегә караганда да тизрәк, диде ул. 
Нәрсә соң ул снюс? Аның организмга тәэсире нинди? Болар хакында табиб-нарколог Ленар Минхуҗин аңлатты. Һәм ата-аналарга, укытучыларга әлеге матдәләрне баланың беренче тапкыр татып каравын булдырмаслык итеп эш оештырырга, аңлатырга кирәк, диде. Чөнки бала аны беренче тапкыр татып карый икән, ул аны икенче, өченче тапкыр да кулланачак дип ассызыклады. Ә бу матдәләрне махсус акча эшләү һәм яшүсмерләрне юкка чыгару өчен уйлап табылган агу дип бәяләде. 
Снюслар кулланган ике егетне бер елга үзебезнең профилактик исәпкә бастырдык, диде.
–Табиб-наркологларга кеше наркотиклар куллангач кына килеп керә. Бу вакытта инде соң була. Шуның өчен без ата-аналар балаларыбызга үзебез игътибарлы булырга тиеш. Бу матдәләр кешене психик бәйләнешкә кертә. Баш миен зәгыйфләндерә. Аларның барысының да составында никотин бар. Аның күләме төрлесендә төрлечә. Снюсларның бер конфет формасындагысында ул бер кап тәмәкедәге кадәр. Шуннан үзегез чамалагыз, –диде. 
Җыелышта тагын борчый торган бер мәсьәлә күтәрелде. Ул –яшүсмерләрнең төркемнәргә берләшүе һәм яшьтәшләреннән акча кысу очраклары. 
–2017-2018 елларда районда тыныч мохит хөкем сөргән иде. Әмма быелга чыккач төркемнәргә берләшү очраклары барлыкка килә башлады,–диде Рамил Әскаров. 

undefined

1 ноябрь көнне Пучы авылыннан районга төп дәүләт имтиханы биреп карарга килгән укучыны яшүсмерләрнең сугу очрагы да моны дәлилли. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Бүгенге көндә аны тикшерү бара. Шулай ук технология техникумы, Актаныш мәктәпләрендә дә укучыларның да төркемнәргә тартылуы мәгълүм. Болар хакында ата-аналарга Илшат Хәйретдинов мәгълүмат җиткерде. Һәм соңгы вакытларда республиканың эре шәһәрләрендә шундый төркемнәр бик күп, диде. 

–Алар  күпчелек А.У.Е.( арестантский уклад един) дигән төркемдә торалар. Безнең яшүсмерләр исә аңа социаль челтәрләр аша хәбәргә чыгалар. Шунлыктан тагын бер кат балаларыгызга игътибарлы булыгыз, дип мөрәҗәгать итәбез, –диде ул. 
Актанышта яшьтәшләреннән акча кысу очрагы ачыкланган 20 һәм 22 яшьлек яшьләргә карата  җинаять эше кузгатылган.  Моның буенча да тикшерү бара, диде.  Әгәр яшүсмернең снюслар куллануы мәгълүм булса, ул исәпкә бастырылачак, ә әти-әниләренә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен административ чара күреләчәк, диде. Кайберәүләр моны дөрес тә кабул итмәскә мөмкин. Әмма вакытында катгый карарлар кабул ителмәсә, ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Әти-әниләр шуны исләреннән чыгармасыннар иде.
Мәктәпнең социаль педагогы Илиза Әхмәтханова мәктәптә балигъ булмаган балалар, авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек хакында таныштырды. Бу урында Рәйлә Гыйздәтуллина тәртип бозган балалар белән аерым сөйләшүләр вакытында үземнең балачакны да сөйләргә туры килә. Шул рәвешле аларның эчке кичерешләрен дә беләбез. Алар да ачылып китеп, үзләренекен сөйлиләр, диде.
– Сөйләшүләр барышында күпчелек бала әти-әнисенең үзенә игътибарлары җитмәүдән зарлана. Димәк аңа, аралашу җитми. Шул рәвешле үзеннән-үзе интернетка кереп китәргә мәҗбүр була, –ди ул. 
Ахырдан Энгель Фәттахов залда утыручыларга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итте. 
–Без яшь буынны күрәләтә үтерергә тиеш түгел! Әти-әниләр, укытучылар, барыбыз да балаларга игътибарлы булыйк. Мәктәпкә килгәч тә, кайтып киткәндә дә балаларны карагыз. Андый-мондый шикле әйбер сизсәгез, тиз арада хәбәр итегез. Шул рәвешле бергә эшләсәк, без моны җиңәргә тиеш, –диде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: