Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларны алгы утыргычка утыртырга, салонда калдырырга ярамый – штраф!

2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы. 1. Балаларны иске мәктәп автобусларында йөртергә ярамый. "Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләре"нә кайбер үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәп укучыларын 10 елдан "картрак"...

2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы.
1. Балаларны иске мәктәп автобусларында йөртергә ярамый.
"Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләре"нә кайбер үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәп укучыларын 10 елдан "картрак" автобусларда йөртү тыела. Ул барлык техник таләпләргә җавап бирергә, тахограф, ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылырга тиеш.
Бу яңалыкны укучылар, бигрәк тә аларның әти-әниләре шатланып кабул итәрме икән? Чөнки бүген хезмәт күрсәтә торган мәктәп автобусларының күбесе 10 яшьне узган.
2. Алгы утыргычка бала креслосы куярга ярамый.
Моңа кадәр балаларны машинаның алгы утыргычына утыртуда чикләүләр юк иде. Бу әти-әниләргә дә уңайлы: сабый һаман күз алдында, аның һәр кыланмышын күзәтеп барырга була. Ә гыйнварның беренче көненнән исә балаларны җиңел машинада алып йөрү тәртибе үзгәрә. 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик машинаның арткы утыргычына утыртырга кирәк. Автокресло яшь пассажирның буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш.
Моннан тыш, шофер янәшәсенә утырырга теләгән балага 12 яшь тулмаган икән, аны да махсус утыргычка беркетергә кирәк булачак.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, балаларны бары тик автокреслога гына утырту мөмкин булачак. Башка җайланмалар һәлакәт вакытында баланы тиешенчә саклый алмый. Закон бозучыларга өч мең сум күләмендә штраф каралган.
3. Баланы калдырып - кибеткә.
Моңа кадәр күпчелек әти-әни баласын йоклатып яки аңа мультфильм куеп, үз эшләре белән йөри ала иде. Яңа елдан соң мондый "җиңеллек" бетә. Баланы салонда калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф салыначак.
4. Техосморт үтмәсәң, "права"дан колак кагасың.
Агымдагы елның 26 октябрендә Дәүләт Думасында техник күзәтүгә кагылышлы закон проекты гамәлгә керде. Төзәтмәләр нигезендә, 1 гыйнвардан техосмотр кәгазе булмаган очракта, 500-800 сум күләмендә штраф салыначак. Моннан тыш, техник күзәтү үтмичә, шофер машинаны йөртә алмый. Икенче тапкыр кагыйдә бозу күзәтелсә, 5 мең сум штраф белән куркыталар. Алай гына да түгел, бер айдан өч айга кадәр "права"ң белән хушлашырга да мөмкинсең.
Бүген техник күзәтү узмаган өчен такси хезмәткәрләрен, автобус, йөк машинасы, кешеләр йөртү белән шөгыльләнүче, куркыныч авыр йөк ташучыларны гына штрафка тарталар иде.
5. "Тонировка" өчен дә "права"сыз калуың бар.
Каралтылган тәрәзә турындагы хәбәрләр, янаулар күп чәйнәлсә дә, Дәүләт Думасы депутатлары моңа кабат әйләнеп кайтырга булган. Бүгенге көндә "тонировка" белән ЮХИДИ хезмәткәрләре кармагына эләксәң, пленканы тәрәзәдән куптарырга яки 500 сум штраф түләп котылырга була. Ә 1 гыйнвардан исә, тәрәзәне ялтыратып кына, җәзадан качып булмастыр. Телисеңме-теләмисеңме, 500 сумыңа "амин" итәргә туры киләчәк. Кабат тотылган очракта, 5 мең сумыңны чыгарып салырга әзер тор! Законны санга сукмаучыларны ике айдан алып алты айга кадәр юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
чыганак: http://intertat.ru/tt/haerle-yul/item/64254-balalarnyi-algyi-utyirgyichka-utyirtyirga-salonda-kaldyiryirga-yaramyiy---shtraf.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев