Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларның гаебе юк бит...

Көн туды исә әле тегендә, әле монда янгын чыгып, кешеләр үлгәнлеге турында ишетеп торабыз. Янгыннарда балаларның гомере өзелү аеруча кызганыч. Мондый очрак узган ел үзебезнең районда да булды. Инде Лениногорскидагы фаҗигадә 5 баланың гомере өзелү бөтен республика халкын тетрәндерде. Әлеге хәлдән соң, 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты үткәргән утырышта, янгын...

Көн туды исә әле тегендә, әле монда янгын чыгып, кешеләр үлгәнлеге турында ишетеп торабыз. Янгыннарда балаларның гомере өзелү аеруча кызганыч. Мондый очрак узган ел үзебезнең районда да булды. Инде Лениногорскидагы фаҗигадә 5 баланың гомере өзелү бөтен республика халкын тетрәндерде.
Әлеге хәлдән соң, 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты үткәргән утырышта, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә күп балалы һәм эчкече, авыр тормышта яшәүче гаиләләр белән кисәтү эшләре алып барырга кушылды.
Безнең районда да оператив эш планы төзелеп, ведомствоара эш оештырылды.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары, профилактика органнары, мәгариф белгечләре, МЧС, полиция вәкилләре катнашындагы махсус комиссия ай дәвамында район авылларындагы күп балалы, эчкече, авыр тормышта яшәүче гаиләләрдә булып, аларның тормыш шартлары белән танышты. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре алып барды. Булган кимчелекләрне ачыклады.
30 гыйнвар көнне исә район башкарма комитетының утырышлар залында муниципаль район башлыгы урынбасарлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, полиция вәкилләре, МЧС, район газ оешмасы хезмәткәрләре катнашында җитди киңәшмә узды. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Күп балалы 435 гаиләдә 1421 бала исәпләнә. Кызганычка каршы, районда социаль яктан куркыныч дип исәпләнүче гаиләләр дә бар. Ведомствоара социаль реабилитацион консилиумда аларның эшләре каралып, ел дәвамында ул гаиләләр белән профилактик эш алып барыла. Бүгенге көндә шундый 13 гаиләдә 30 бала тәрбияләнә.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова үткәрелгән рейд нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Гаиләләрдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча кимчелекләрне ачыклап, төзәтү буенча эш оештырырга кушылды. Ата-ана һәм балалар белән аңлату эшләре алып барылып, памяткалар таратылды. Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын вакытында түләргә, газ һәм утны аеруны булдырмаска кирәклеге хакында кисәтелде.
Дөрестән дә, күпчелек фаҗигаләр газларын аерганнан соң, үз белдекләре белән ясалма җылыткычлар кулланудан килеп чыга. Шуның өчен, балалар гомеренең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, муниципаль район башлыгы тарафыннан, коммуналь хезмәт курсәтү оешмаларына, газ яки утны аерыр алдыннан балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә һәм социаль яклау бүлегенә хәбәр бирергә кирәклеге хакында аңлатып хатлар тапшырылды.
Рейдлар вакытында 5 гаиләнең - газга, 2 гаиләнең утка бурычлары җыелганлыгы ачыкланган. Җитешсезлекләре булган, авыр тормыш шартларында калган һәр гаиләгә аерым тукталып, аларга ничек ярдәм итеп булганлыгы хакында фикер алыштылар. Тулы канлы тормыш алып бару өчен бернинди мөмкинлеге һәм тәрбияләрдәй якыннары булмаган өлкән яшьтәге ике кешене кичекмәстән Пучыдагы картлар йортына урнаштыру бурычы куелды.
Иң аянычлысы - авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның газап чигүе. Чөнки бу балаларның да, башка яшьтәшләре шикелле, бөтен уңайлыклары булган йортларда яшиселәре, җитеш тормышның ни икәнен беләселәре киләдер. Аларның күпчелегенең өйләренә газ да кермәгән яки аерылган. Өйләре газ плитәсе белән генә җылытыла. Бу исә закон тарафыннан рөхсәт ителми. Күпчелегенең әти-әниләре дә эшләми. Фаил Камаев андыйларны эшкә урнаштыруны авыл җирлеге башлыкларына йөкләде.
- Без тирә-ягыбызда яшәүчеләргә битараф булмаска тиешбез. Балаларның гаебе юк. Әгәр әти-әниләре аларга тиешенчә яшәргә шартлар тудыра алмый, тәрбия, наз, җылылык бирми икән, һич югы, моны без, мәктәп, укытучылар эшләргә тиеш, - дип ассызыклады Фаил Камаев.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыева да үзләре тарафыннан үткәрелгән рейд нәтиҗәләре белән таныштырды.
Сөйләшүдә яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очракларының артуы хакындагы проблема да күтәрелде. Әлеге хәл берәүне дә битараф калдырмаска тиешлеге кат-кат искәртелде.
Җыелыш ахырында мәктәптә укучыларны көндәлек контрольдә тоту, алар белән якыннан аралашып, хәлләрен белү, өйләрендә булу - мәктәпкә, укытучыларга, ә әти-әниләрен эшкә урнаштыру, тормыш шартлары белән кызыксыну авыл җирлеге башлыкларына йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев