Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалары җил чәчәге белән авыру сәбәпле, якташларыбызны Испаниядә самолеттан төшереп калдырганнар

Тенерифе утравыннан очучы Чаллы туристлары гаиләсенә, балалары җил чәчәге белән авырып китү сәбәпле, кичекмәстән самолеттан төшеп калуларын сораганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә балаларның әниләре хәбәр итә.

          «Ял иткән вакытта балаларымның икесе дә җил чәчәге белән авырып китте. «Varicella» — испан телендә әнә шулай атала. Билетлар инде өйгә кадәр сатып алынган иде.
Аэропортта теркәлү уздык, самолетка утырдык… » — дип яза Алинә Хәйруллина социаль челтәрдә.

         Гаиләгә ашыгыч рәвештә самолеттан чыгып китүләрен сораганнар. Аннары аларга аэропорттан китү өчен биш минут вакыт бирәләр.  Иминият компаниясе хезмәткәре Чаллыда яшәүче гаиләгә балалары тулысынча сәламәтләнгәч кенә өйләренә кайтып китә алачакларын әйткән. «Тагын кимендә бер атна ял итәчәкбез», — дип язган Алинә.

Реклама

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев