Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалары булганнарның пенсиясе арта

Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп балалыларга гына арта дип уйлаучылар да бар. Кемнәргә бирелә? Россия Пенсия фондының Татарстан...

Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды.
Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп балалыларга гына арта дип уйлаучылар да бар.
Кемнәргә бирелә?
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә аңлатуларынча, сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызлар турында бара. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен яңача исәпли башладылар. "Монда эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур басым ясала. Төгәлрәк аңлатканда, кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар, "еллык пенсия коэффициенты" белән билгеләнә", - диделәр. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффицентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына 1,8 балл, икенче балага елына 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Хәзер моны истә тотып, 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була.
Кем өчен файдалы?
Декрет ялларын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлы булмаска мөмкин, дип кисәтә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Декрет ялларын баллага әйләндерү стаж коэффициентын киметә, шуңа да кемнеңдер пенсиясе берничә йөз сумга, кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Кыскасы, һәркем өчен пенсия эшләгән елларындагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга бу файдага түгел, ди белгечләр. Ләкин борчылырга сәбәп юк, закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Шуңа да яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкты икән, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга була.
Кайда? Ничек?
Пенсия күпмегә артачагын тикшереп карау бик гади. Моның өчен балаларның туу турындагы таныклыкларын, үзеңнең паспортыңны, пенсия иминиятләштерү таныклыгын (СНИЛС) теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә алып килергә һәм гариза тапшырырга кирәк. Әлеге өлкәгә кагылышлы сорауларны пенсия бүлегенең "кайнар элемтә" телефоны - (843) 279-27-27 номеры аша, яки www.pfrf.ru сайтында ачыкларга була. Пенсияне кабат кайчан исәпләттерсәң дә була. Шунысы да бар, киләсе айдан яңача исәпләнгән пенсия акчасын алырга теләүчеләр, документларны бу айның 25нче числосына кадәр тапшырырга тиешләр.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/14/144388/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев