Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларым дип яши 85тә дә

Сөте файдалы дип, кәҗәләр асрый, тәмле ризык булсын дип, кышкылыкка кайнатмалар ясый. Оныкларын, оныкчыкларын карый, токмачлы аш, коймак белән сыйлый. Әкиятләр, дөнья кызыклары сөйләп, барчасының күңелен күрә. Нәкыя Кәрамова үзе дә: "Һаман балалар өчен дип яшим, аларга яхшы булса, миңа да яхшы", - ди. Нәкыя Хаҗи кызы 1931 елның 6...

Сөте файдалы дип, кәҗәләр асрый, тәмле ризык булсын дип, кышкылыкка кайнатмалар ясый. Оныкларын, оныкчыкларын карый, токмачлы аш, коймак белән сыйлый. Әкиятләр, дөнья кызыклары сөйләп, барчасының күңелен күрә. Нәкыя Кәрамова үзе дә: "Һаман балалар өчен дип яшим, аларга яхшы булса, миңа да яхшы", - ди.
Нәкыя Хаҗи кызы 1931 елның 6 мартында Тукай районының Биклән авылында туган. Әти-әнисе колхозчылар. 3 кыз бала үсәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли. Наилә, Наҗия исемле апалары: "Сугыш чоры булгач, без укый алмый калдык, сине ничек тә укытабыз", - диләр. Шулай итеп, Нәкыя апа 1948 елда Алабугага китапханәчеләр хәзерли торган техникумга укырга керә. 3 ел укыгач, юллама белән Актанышка балалар китапханәсенә эшкә билгеләнә. 1 елдан зурлар китапханәсе мөдире итеп күчерелә. Ләйсән Вафина, Мәдәния Миргалимова белән бик дус, тату коллектив булып, халык арасында әхлак-тәрбия, матур әдәбиятны пропагандалау буенча зур эшчәнлек алып баралар.
Берничә мәртәбә район Советына депутат итеп сайлана. Җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Театрда уйный, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Оста сөйләүче буларак, оештырылган чараларда еш кына чыгышлар ясый. "Җанлы энциклопедия" дип йөртәләр аны. Кайсы язучының нинди әсәре бар, кайсысы нәрсә турында - барысын да аннан сорыйлар.
1953 елның җәендә Кәрамов Сөнәгать исемле егет белән өйләнешәләр.
- Актанышка килгән елларымда үземнең туган ягымны бик сагына идем. Бер ел эшләп, чираттагы ялымны алып кайтып киткәч, яңадан килмәс идем, дип уйлый идем. Ләкин эшемне шулкадәр яраттым, мавыгып киттем. Аннары тормышка чыктым. Шулай итеп, бу якларда гомерлеккә калдым.
- Нәкыя апа, Сезне белүчеләр эштә дә тынгысыз иде, күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашты, дип искә алалар. Балаларыгызны да мактыйлар. Аларны тәрбияләргә көч һәм вакытны кайдан таптыгыз?
- 1954 елның 19 мартында беренче балабыз - Альбертыбыз туды. Ул вакытта озаклап бала карап өйдә ятулар юк иде. Ике айлык сабыемны калдырып эшемә чыгарга туры килде. Ярый әле каенанам бар иде, баланы ул карады. 1956 елның ноябрендә икенче балабыз Айрат дөньяга килде. 1959 елның октябрь аенда кызыбыз туды. Әтиләре ике малайдан соң туган кызыбызга бик сөенде. "Бик кадерле балабыз бу", - дип, Кадрия исемен куштырды. Балаларны каенанам белән бергә үстердек. Эшемне ташламадым. Йөгерсәм йөгердем, тик барысына җитешергә, аларны ашатырга, тәрбияләргә бөтен көчемне бирергә тырыштым. Бөтен максатым чын кеше тәрбияләү иде.
Кадриякәем бик эшчән, тәүфыйклы, итагатьле булды, әз генә үсә башлау белән кул арасына керде. Аңа 1 яшь 2 ай чагында улыбыз Айдар туды. Бер Аллаһның кодрәте белән ул балабыз да бик тәүфыйклы, бик эшчән булып үсте. Әтиләре балта остасы иде, йортлар салып йөрде. Айдаркаем балта остасы булып китте. Куллары алтын. Хәзер дә ул өйләр сала. Минем лапасларны, коймаларны ул эшләде. Айдарыбызга 7 яшь тулганда кызыбыз Нәзирәне алып кайттык. Еллар үтә торды, балалар үсә торды, аларны укытырга кирәк иде. Аллага шөкер, барысы да югары белем алды.
Балаларымнан зарланмыйм, бәләкәйдән үк эшләп үстеләр. Әтиләре бик гади, кешелекле иде. 56 яшендә авырып дөнья куйды. Шулай итеп, гомер үтеп тә китте. 85 яшемә җиттем. Хәзер оныклар тәрбияләшәм. 11 оныгым, 10 оныкчыгым бар.
- Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Бер акыл иясе әйткән бит: "Бала тәрбиялим дип тырышма, балаң үзеңә охшар", - дигән. Алар әти-әнидән үрнәк ала. Иң беренче тәрбия гаиләдән килә. Эшчән, ярдәмчел, гадел һәм гади булып яшәргә кирәк, балаларың да шулай булачак. Кеше күңеле белән чын кеше булып калырга тиеш.
- Күршеләрегез белән аралашып яшисезме?
- Күршеләр белән дә, туганнар белән дә дус-тату яшибез.
Нәкыя Кәрамова балалар үскән нигезне саклап, аларга бергә җыелырга сәбәп итеп яши. Намаз укый. Кәҗәләр асрый. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Балалары җитеш тормышта яшиләр, барысы да укымышлы. Тик әниләре генә аларны кайгыртып яшәүдән туктамый, бу хис аның шәфкатьле йөрәгенең түренә гомерлеккә кереп урнашкан.
Айрат Кәрамов:
- Бәләкәй чактан истә калган, безнең әнкәй Агыйдел, Сөн буендагы бер әрәмәне дә калдырмады. Безне ияртеп, бөрлегән, карлыган, шомырт җыя идек. Җир җиләгенә йөрдек. Китаптан карап, гөмбә җыярга өйрәндек. Әнкәй хәзер дә хәле булганда җир җиләгенә, гөмбәгә йөри. Озак яшәсен, сәламәт булсын.
Кадрия Фәтхулова:
- "Кеше үз гомерен бер елга алга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен", - дип әйткән яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Әнекәй, биш бала тәрбияләп, бу эшне биш тапкыр арттырып үтәгән. Олы абыебыз Альберт, озак еллар район мәгариф системасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Икенче абыебыз Айрат - белгечлеге буенча физкультура укытучысы, берничә ел мәктәптә укытканнан соң, гомере буе район дәүләт органнарында эшләде, хәзерге вакытта Актанышта урнашкан "Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе" федераль дәүләт оешмасында директор урынбасары булып хезмәт юлын дәвам итә. Энебез Айдар - "Агроснаб" берләшмәсендә баш инженер, арабызда иң остасы, кулыннан бар эш килә, шул ук вакытта иң нечкә күңеллесе дә. Сеңлебез Нәзирә һәм мин - Казан университеты доцентлары, мин - филолог, педагогика фәннәре кандидаты, Нәзирә - микробиолог, биология фәннәре кандидаты. Яшәү ихтыяҗың кимемәсен, әнекәй, син булганда, без һәрчак бәхетлебез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев