Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Баланы чыгарылышка әзерләү – 22 мең сум

Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүмат шул хакта сөйли. Чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум...

Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүмат шул хакта сөйли.
Чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум булган.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, баласын киендерү өчен әти-әниләрнең 18 %ы ˜- 5 мең сумнан азрак, 26 %ы - 5-10 мең сум, 20 %ы - 11-20 мең сум, 7 %ы - 21-30 мең сум, 5 %ы - 31 мең сумнан артык акча сарыф итүен җиткергән. Ә 16 % әти-әни чыгарылыш өчен кием алып тормаган.
Моннан тыш бәйрәм кичәсенә 20 %ы - 5 мең сумнан азрак акча сарыф итүен белдергән. 26%ы - 5-10 мең сум, 16 %ы - 11-15 мең сум, 10 %ы - 16-20 мең сум, 9 %ы - 21 мең сумнан артыграк акча тоткан.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59056-balanyi-chyigaryilyishka-әzerlәү---22-meң-sum.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев