Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Балкыш” III республика фестивале

Татарстан ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" III республика фестивале лауреатлары 24-26 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концертлары күрсәтте. Концертлар татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янында - көндезен, кич исә татарларның мәдәни үзәгендә узды. Анда безнең районнан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре бертуган...

Татарстан ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" III республика фестивале лауреатлары 24-26 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концертлары күрсәтте. Концертлар татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янында - көндезен, кич исә татарларның мәдәни үзәгендә узды.
Анда безнең районнан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре бертуган Робсон һәм Джон Мусиннар катнашып, Әхмәт Саттар сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән "Ялгыз агач" җырын башкардылар.
- Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташларыбыз Татарстаннан килгән ветеран үзешчәннәрнең чыгышларын көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Татар моңын, татар җырын чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ирештергән җырчыларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, - дип хәбәр итә безгә район ветераннар оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев