Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балтач аучылары бүре ауларга чыкты

Аучылар берничә бүрене атып үтергән.

Башкортстанның Балтач районында “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” Иске Уразай сөтчелек фермасы утарында бер тананы еккан, дип хәбәр итә "Балтач таңнары" газетасы.

 

 

 

Көз айлары ахырында  “Россия” җәмгыяте директоры урынбасары Ренат Гарипов Иске Тимкә сөтчелек фермасы утарына килгән ике бүрене автомашина белән куып җибәргәне турында сөйләп торган иде.

 Дүрт бүрене юлчылар  Борай районы Кизгән авылы тирәсендә очравы турында да хәбәр килеп җитте. Әйе, бүреләр төркеменең, азык эзләп  йөзләрчә километр ара узуы турында мәгълүм.  Ә бүре тәүлегенә кимендә ун килограм ит ашый.  Димәк, дүрт ерткычтан торган көтүгә сыерны ботарлау берни тормый. 

Бу хәлдән соң узган атнада районның аучылар төркеме ерткычларны ауларга чыкты.

—Бүре аулау  каталулы, хәвефле эш. Шуңа андый ерткычларны ауларга күмәкләшеп йөрү хәерле, — ди тәҗрибәле аучы  Фәрис Галәетдинов, ау үзенчәлекләре белән уртаклашып.

Ә бүреләр җиңел килеп капмаган аучыларга.  Марат Хәйруллин, Булат Борханов, Радик Хиҗапов, Валерик Зайнетдиновларга бүреләрнең эзеннән каргизгечләрдә дистәләрчә километр юл узарга туры килгән.  Ләкин ерткычлар хәйләкәр. Алар аучы үтә алмаслык урыннарга качу ягын карый.  Андый урыннарда бүреләр артыннан чаңгыда куарга туры килгән.

 

 

 

 

 

Аучылар ике көн эчендә  дүрт бүре атып алдылар.  Ерткычларның икесе Иске Янбай якларында  урманнарга качарга өлгергән. Икесе Иске Уразай тирәсендә аучылар авына капкан.

Атып алынган бүреләр 80-90 килограмм авырлыкта.  Ә алар ботарлаган тананың бәясен исәпләп чыгарсаң, ул утыз-кырык мең сумнан да арзан тормый.  Шуларны исәпләгәндә, аучылар башкарган изге эшне бәһалап бетергесез. 

Аларның кыйммәтле тиреле җәнлекләр ауларга лицензияләре бар. Гыйнвар аенда бүреләрне ауларга рөхсәт ителә.

(Марат Хәйруллин видеосы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев