Актаныш

Балык кап, яр өстендә ялтырап ят!

Күптән түгел "Ак күл" базасында балык тоту буенча кышкы ярыш узды. Кырыктан артык балыкчы арасында актанышлылар гына түгел, хәтта Татарстанның күрше районнарыннан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан да катнашучылар бар иде. Арада балык "чире" кагылган балаларны, хатын-кызларны да очратырга мөмкин иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә урыннар чыгарылып, җиңүчеләрне район башкарма...

Күптән түгел "Ак күл" базасында балык тоту буенча кышкы ярыш узды. Кырыктан артык балыкчы арасында актанышлылар гына түгел, хәтта Татарстанның күрше районнарыннан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан да катнашучылар бар иде. Арада балык "чире" кагылган балаларны, хатын-кызларны да очратырга мөмкин иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә урыннар чыгарылып, җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләде. Иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Ахырда тәмле уха һәм хашлама белән сыйландылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: