Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балыкчылар бәйгесе

Балык тоту күпләр өчен буш вакытны уздыру, яраткан шөгыль генә түгел- яшәү рәвеше. Андыйларга җил-буран да, үзәккә үтеп кергән көзге яңгырлар да киртә түгел. Узган атнаның шимбәсендә балык тотуны бар нәрсәдән дә өстен куйганнар Иске Идел бозында осталыкта үзара көч сынаштылар. Ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү нияте белән район...

Балык тоту күпләр өчен буш вакытны уздыру, яраткан шөгыль генә түгел- яшәү рәвеше. Андыйларга җил-буран да, үзәккә үтеп кергән көзге яңгырлар да киртә түгел. Узган атнаның шимбәсендә балык тотуны бар нәрсәдән дә өстен куйганнар Иске Идел бозында осталыкта үзара көч сынаштылар.


Ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү нияте белән район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә 40тан артык балыкчы катнашты. Шөкер, җирлегебез табигате сулыкларга бай, "Актаныш балыгы" дигән исем чит төбәкләрдә дә дан тота. Шәхсән үзем, Әлмәт урамында, берәүнең: "Актаныш балыгы!"- дип сөрән салып хәтәр генә сәүдә иткәненә шаһит. Бәйгеләрдә һәрдаим ут күршеләребез- Башкортстаннан, Чаллы шәһәреннән, башка төбәкләрдән килгән балыкчылар катнашуы да моңа яхшы дәлил.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 март, 2012 24 (9669) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев