Актаныш

Балыкчылар сөенеп каршы алмады

Шушы көннәрдә, балыкчылар яратып өлгергән урыннарның берсе - Татар Ямалысы авылыннан ерак түгел, Агыйделнең сулары Чулманга кушылган җирдәге иксез-чиксез ерганак-күлләрдә "Снегоход" операциясе узды. Әлеге рейд район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов һәм аның Башкортстан республикасының Агыйдел шәһәрендәге коллегасы Зөфәр Мостафин һәм шул ук шәһәренең ЮХИДИ инспекторы Марат Абдрафиков,...

Шушы көннәрдә, балыкчылар яратып өлгергән урыннарның берсе - Татар Ямалысы авылыннан ерак түгел, Агыйделнең сулары Чулманга кушылган җирдәге иксез-чиксез ерганак-күлләрдә "Снегоход" операциясе узды. Әлеге рейд район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов һәм аның Башкортстан республикасының Агыйдел шәһәрендәге коллегасы Зөфәр Мостафин һәм шул ук шәһәренең ЮХИДИ инспекторы Марат Абдрафиков, ТР дәүләт аучылык инспекциясе вәкиле Денис Хисамов катнашында оештырылган иде.
Чират торып җәза алсалар гына
- Безгә бәйләнергә хакыгыз юк... Болай да балык капмый, өстәвенә, сез йөрисез...
Чакрымнарны санамый, чираттагы ялларны балык тотуга багышлап, салкын бозны эретердәй булып кызмача хәлдә утырган балыкчыларның күбесе нәкъ шушы сүзләр белән каршы алды безне. Арада, хәмердән тәмам батыраеп, кулымдагы фотоаппаратны бозга бәрергә вәгъдә иткәннәр дә табылды. Эч пошырып, төшереп йөрим, янәсе. Ягъни, сез кем дә, без кем! Боз өстендә барыбыз да тигез булсак та, биредә җыелган балыкчыларның үз-үзләрен тотышыннан, башка кыланмышларыннан нинди дә булса җитәкче, я булмаса эшмәкәр аламасы икәне ерактан күренеп тора иде. Болар дөньяның арт ягына тибеп яшәргә өйрәнгән инде. Бәкедән бәкегә көрт ерып өстерәлмиләр, берсеннән-берсе кыйммәтле, ким дигәндә яхшы чит ил машинасы бәясендә булган үзйөрешле чаналарга атланып чаба алар. Өстәвенә, әйткәнемчә, барысы да бераз кызмача. Күбесе башын кырын салып, рульга ябышып кына йөри. Андыйлардан инде яхшыны өмет итеп булмый.
Рейдның тәүге максаты да, беренчедән, шушы, бераз "батырланып" алып, боз өстеннән, я булмаса, әрәмәлек арасында, барча кагыйдәләргә дә битараф калып, үрле-кырлы сикергәләп йөргән кар чаналарын тыю, фаҗигагә юл куймау булса, икенчедән, әлеге техника чараларының теркәлү узуын, техник караулар үтүе, хуҗаларының кар чаналары белән идарә итәргә хокукларының барлыгы-юклыгы тикшерү иде. Искәртеп узу кирәктер: үзйөрешле кар чанасы белән идарә итәр өчен А1 категорияле, ягъни тракторист-машинист таныклыгына ия булу шарт. Хәер, таләпләргә килгәндә, барысы да төгәл үтәлә дип әйтеп булмый.
Күпләр, әллә кыш буена 1-2 тапкыр гына куллануны сәбәп итеп, әллә башка сәбәпләр аркасында, кар чаналарын теркәргә ашыкмый. Шул сәбәпле, техник караулар да узмый дигән сүз бит инде. Ә инде идарә итү хокукына килгәндә, бу очракта хуҗалары, шулай ук, бик мәшәкатьләнеп тормый. Билгеле, моңа бәйле кыенлыклар аннан соң туарга мөмкин. Кар чаналарының хуҗалары техниканы мәңгелеккә дип алмый, сатарга уйласалар, барыбер теркәргә туры киләчәк. Ә вакытында (10 көн эчендә) теркәүгә куелмаган техника хуҗаларын саллы гына штрафлар көтә: гражданнарга 1,5 мең сумнан 2 меңгә, вазифаи затларга 2 - 3,5 мең сумга, юридик затларга 5 - 10 мең сум күләмендә штрафлар каралган. Билгеле, 400-800 мең сумлык "уенчык" алган абзыкайларга бу инде бик зур сумма түгел. Банкка барып, чират торып, җәза алсалар гына.
Кем генә юк монда!
Агыйделнең сулары Чулманга койган урында ял итәргә яраткан балыкчыларның географиясен әле моңа чаклы күз алдына да китерә алмаганмын икән. Кем генә юк монда! Күрше Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Удмуртиянең Каракүл һәм башка шәһәрләрдән килгән кунакларын исәпкә алмасаң, арада ерактан: Казаннан, Уфа, Перьм өлкәсе, Чиләбедән килгән балыкчылар да шактый иде. Хәер аптырамассың да, Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия чикләре кисешкән урын бит бу, кем генә йөрмәс...
Рейд барышында шунысы да ачыкланды: теркәү, документлаштыру эшенә килгәндә, удмуртларга тиңнәр юк икән. Күпләр кирәкле кәгазьләрнең өйдә, ярда яки машинада калуына сылтау табып интеккәндә, удмурт балыкчылары беренче таләп белән үк техникага кагылышлы бар документларны да берсүзсез тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, оста куллар тарафыннан гади мотоциклдан үзгәртеп корып ясалган махсус 3 көпчәкле катамараннары да дәүләт теркәве узган (хәзер теркәлми инде). Андый төр техника бездә аеруча Ямалы, Суыксу якларында киң таралган һәм транспорт чарасы буларак теркәлми. Гадәттә, авыл җирлегендә үзенчә бер акча эшләү чарасы да ул: килгән кунакларны такси урынына балыкка йөртү. Рейд көнне Агыйдел бозы өстендә аларны очрату авыр иде. Тикшерү буласын алдан белгәнгәме, 1-2 кешедән ары күреп булмады. Бу көнне бозда булганнарның да күбесе качышлы уйнады.
Авыл туризмы
Акча дигәннән, җирлектә, гомумән, читтән килгәннәр хисабына бераз керем кертергә була. Беренчедән, йортка кертеп, икенчедән, гид урынына балыклы җирләргә йөртеп. Әлбәттә, кышкы салкыннан соң кайнар мунчасы, сый тулы өстәле дә комачау итми. Ялларда Татар Ямалысы авылына барсаң, капка саен диярлек берсеннән-берсе куәтле, кар чаналарын йөртер өчен арба таккан затлы машиналарны очратырга була. Бай әфәнделәр төялеп киләләр дә, кунып, балык тотып, гомумән, күңел ачып кайтып китәләр. Ә без авыл туризмы, аңа нигез салу турында уйлап йөрибез. Ямалыда инде күптәннән киң таралган кәсеп ул. Авылдан ерак түгел - яр буенда салынган йорт-мунчалар да кышын буш тормый. Әлеге урын үзе бер үсеп барган авылны хәтерләтә. Яңа Ямалы дип исем кушсаң да, арттыру булмас.
Туризм дигәннән, рейд барышында юлларыбыз бу өлкәдәге тәүге карлыгычлар белән дә кисеште. Җирлектә авыл туризмын үстерүдә зур көч куйган Булат Шәйхразыев җитәкчелегендә Әлмәт, Бөгелмә, Сарман һәм башка районнардан килгән вәкилләр, "Интурмед" җәмгыяте башлыгы Азат Шәйхетдинов катнашында Татар Ямалысы авылы җирлегендә туристик маршрут салу белән мәшгуль иделәр. Тәүге тукталыш буларак, данлыклы гармунчы Кирам Сатиев музее белән танышкан алар. Рушания апа Саттарованың кул эшләре дә зур кызыксыну уяткан. Әмма бу инде икенче язма.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: