Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балыкчылар ярышы

7 нче март көнне район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте, ҖЧ "Нептун " балык хуҗалыгы белән берлектә Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта районкүләм балыкчылар ярышы оештырды. Әлеге традицион ярышта барлыгы 49 hәвәскәр балыкчы катнашты, алар арасында курше Башкортостан Республикасыннан килгән кунаклар да, хатын-кызлар да бар иде. Ярышларга старт бирелгәннән соң , балыкчылар...

7 нче март көнне район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте, ҖЧ "Нептун " балык хуҗалыгы белән берлектә Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта районкүләм балыкчылар ярышы оештырды. Әлеге традицион ярышта барлыгы 49 hәвәскәр балыкчы катнашты, алар арасында курше Башкортостан Республикасыннан килгән кунаклар да, хатын-кызлар да бар иде.
Ярышларга старт бирелгәннән соң , балыкчылар хөкемдарлар күзәтуе астында балык тоттылар. Жюри hәрбер балыкчының "табыш"ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады.
"Иң өлкән балыкчы" - Әхнәф Габбасов (1936елгы)
" Иң яшь балыкчы" - Альберт Хаҗиев (2007 елгы)
"Иң күп санлы балык тотучы" - Игорь Тарасов
"Иң зур балык тотучы" - Альберт Заһидуллин
"Авырлыгы буенча иң күп балык тотучы"
ир-егетләр арасында :
I урын - Ильвир Хафизов
II урын - Игорь Тарасов
III урын - Владимир Тарасов
хатын-кызлар арасында:
I урын- Дөлфәрә Хөсәенова
II урын - Әминә Габдуллина
Җиңүче итеп танылган һәм призлы урыннарга ия булган балыкчылар оештыру комитеты һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
Балыкчылар ярышының иганәчеләре:
-Гөлүс Зарипов - эшмәкәр (Куян авылы)
- Ильнур Хаҗиев - "Эльдорадо" сәүдә кибете
- Зәбир Алмакаев -Яңа Әлем икмәк пешерү комбинаты
- Рөстәм Борханов - эшмәкәр ("Пикант" кибете)
- Тәлгать Арсланов - эшмәкәр (Түбән Карач)
Оештыру комитеты шулай ук ярышларны уздыруда зур ярдәм күрсәткән Әҗәкүл авылыннан Ильнур Хаҗиевка һәм Актаныш авылыннан Ильшат Әндерҗановка рәхмәтен белдерә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев