Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бар бәхете эшләп табуда

Мөхәрриятебезгә һәрвакыт елмаеп килеп керә ул. "Кызлар, бер мәкалә яздым, укып кына карагыз әле", - дип елмая. Аның язмалары төгәл, гади тел белән язылганга, газета битләрендә тоткарлыксыз урын ала. Сүзем Актанышбаш авылында яшәүче өлкән хәбәрчебез Вәлия апа Фазлыева турында. Вәлия апа белән аралашуы да рәхәт. Дөньяга үз карашы, фикерләре бар...

Мөхәрриятебезгә һәрвакыт елмаеп килеп керә ул. "Кызлар, бер мәкалә яздым, укып кына карагыз әле", - дип елмая. Аның язмалары төгәл, гади тел белән язылганга, газета битләрендә тоткарлыксыз урын ала. Сүзем Актанышбаш авылында яшәүче өлкән хәбәрчебез Вәлия апа Фазлыева турында.
Вәлия апа белән аралашуы да рәхәт. Дөньяга үз карашы, фикерләре бар аның. Язмалары да гади авыл кешеләре, икмәк кадере, җир турында. Чөнки гомере хезмәттә үткән әлеге мөлаем апа башка яшәү рәвешен күз алдына да китерә алмый.
Кечкенәдән газета-журналлар укырга ярата ул. Аларда кайвакыт рәсемгә карата чыгарылган шигырьләр арасында бәйгеләр дә игълан итәләр. Вәлия апа да үзен сынап карый. Шулай итеп, язу теләге барлыкка килә. 1994 елда үзе язган шигырен күтәреп "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенә килгән Вәлия апа инде башкача язмый түзә алмый. "Күршеләремә сокланып яшим" дигән беренче язмасы район газетасында басылгач, язу теләге көчәя генә. Шуннан бер-бер артлы язмалары дөнья күрә. Туган ягы Мамадыштагы район газетасына да яза.
Әйе, Мамадыш районы Түбән Сон авылы кызы ул. Габделхак абый белән Гайшә апаның биш балалы гаиләсендә өченче булып дөньяга килә.
- Кечкенәдән бөтен эшне дә белеп, өйрәнеп үстек, - дип искә ала балачак елларын Вәлия апа.
7 сыйныф белем алгач, Пермь якларына юл тота. Шунда 5 ел төрле эшләрдә хезмәт куя. Пермь аны гомерлек яры, Актанышбаш авылы егете Хатыйп белән очраштыра. Очраштырып кына калмый, кавыштыра да әле. Шулай итеп, Мамадыш кызы 1958 елда, бер тапкыр да күрмәгән Актанышбаш авылына килен булып төшә.
Авыр еллар. Юклык заманы. Өйләре дә менә-менә авам дип тора. Әмма яшьләр каушап, куркып калмый. Икесе дә җигелеп "Үзәк" колхозында эшли башлый. Вәлия апа иң авыр хезмәтләрнең берсе булган терлекчелек тармагында, дуңгызлар карый. Хатыйп абый исә башта механизатор, соңыннан 33 ел техника буенча бригадир була.
- Бар булган мөлкәтебезне эшләп таптык, - ди Вәлия апа. - Ике йорт җиткердек. Аллага шөкер, Хатыйбым бик әйбәт кеше булды. Шуңа да бар авырлыкларны җиңеп чыга алдык.
Арка терәге белән өч балага гомер бирә алар. Ни кызганыч, берсе араларыннан иртә китә. Бүген ул улы Дамир белән гомер итә. Кызы Дилара апа да шул авылда. Көн саен әнисенең хәлен белеп, ярдәм итеп яши. Вәлия апаның ике оныгы да әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр. Шунысы гына кызганыч: 53 ел бергә гомер иткән Хатыйп абый 2011 елда бакыйлыкка күчә. Аны югалту ачысын Вәлия апа бик авыр кичерә.
Күңеле тулган минутларда эчендәге хисләрен дәфтәр битләренә күчерә. Соңгы елларда каләм тота алмый башлагач, балаларына әйтеп торып яздыра.
- Мөхәррият коллективына шул тикле рәхмәтем зур минем. Син журналист түгел димәделәр, һәрчак язмаларымны бастырдылар. Кичәләргә, очрашуларга чакырып, бүләкләр биреп кайтардылар. Мондый хөрмәтне 41 ел эшләгән колхоздан да күрмәдем мин, - ди ул.
Инде олыгайса да, өлкән хәбәрчебез район тормышы белән танышып бара. Шулай ук якташлары Шаһит Садыйков, Марсель Гыйлаев, Айдар Хәев белән горурланып яшәвен дә яшерми.
6 ноябрьдә исә Вәлия апа үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала. Без аны ихлас күңелдән юбилее уңаеннан тәбрик итәбез. Туар таңнарыгыз аяз, сәламәтлегегез ныклы булсын. Һәрчак шулай балаларыгызның игелеген күреп, күңел җылыларын тоеп яшәргә язсын. Безне тагын эчтәлекле язмаларыгыз белән сөендереп торсагыз иде әле, Вәлия апа.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев