Актаныш

Бар кеше дә фермер була алмый

Районда фермерлар эшен җанландырып җибәрү, республикадагы фермерлар эшчәнлеге белән танышу, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан районның фермерлары 13 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенә янәдән җыелды. Бу юлы сөйләшүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары...

Районда фермерлар эшен җанландырып җибәрү, республикадагы фермерлар эшчәнлеге белән танышу, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан районның фермерлары 13 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенә янәдән җыелды. Бу юлы сөйләшүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
1991 елда районда беренче фермер хуҗалыгы оешып эшли башлагач, аңа шикләнеп караучылар да булды. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән әйтемдәгечә, үзе генә хуҗалык итә алмас, дип уйлаучылар шактый булды. Әмма Шамил Шәемов, күпләрне шаккаттырып, эшен җанлы төстә оештырып җибәрде һәм үзенә табыш ала башлады. Аннан үрнәк алып, аерым хуҗалык итәргә теләүчеләр саны артты. Шулай фермер хуҗалыклары соңрак ассоциацияләрен дә оештырдылар. Әмма соңгы елларда бу ассоциациянең эшчәнлеге ниндидер сәбәпләр аркасында тукталды. Хәзер исә алар кабат үз мәнфәгатьләрен яклаучы ассоциациянең кирәклеген аңладылар. Һәм аның җитәкчесе итеп Фәнис Нурлыевны сайлап куйдылар.
Безнең районда бүгенге көндә теркәү үткән 62 фермер хуҗалыгы бар. Алар нигездә игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Киңәшмәдә Фәнис Нурлыев райондагы фермерлар эшчәнлегенә тукталды. Соңгы мәгълүматлар буенча, фермерлар карамагында 4462 гектар җир бар. Бу барлык сөрем җиренең 6 процентын тәшкил итә. Терлек саннарына килгәндә, 1514 баш мөгезле эре терлекләре булып, шуның 504 башы - савым сыерлары. 2901 баш сарык-кәҗә, 151 баш ат, 50400 кош бар, дип таныштырды ул.
Сер түгел: республикада фермер хуҗалыкларына, фермерлык эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә булышу йөзеннән төрле программалар эшли, субсидияләр бирү каралган. Әмма аларны алу өчен үзенең билгеле бер шартлары бар. Ришат Хәбипов фермерларга шулар хакында аңлатып үтте.
- Безнең өчен авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар барысы да бертигез кадерле. Республикада исә барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 18 проценты фермер хуҗалыкларында җитештерелә. Шунысы сөендерә: фермерларга дәүләт ярдәме елдан-ел арта. Бүгенге көндә аларга ике миллиард ярым сум күләмендә 5 процентлы ташлама белән кредит бирү мөмкинлеге бар. Аны алу өчен 200 кеше гариза язган булса, шуларның 12сенә генә кредит бирелгән килеш. Чөнки документлар тутыру бик катлаулы, һәм алар Мәскәү аша йөри. Шушы документларны тутыруда район башкарма комитетында һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә булышсыннар иде. Баланс булмагач, керем аз күрсәтелгәч, бирелүче субсидия күләме дә зур булмый.
Ришат Хәбипов, шәхси хуҗалыгында терлек асраучыларга бирелә торган ташламалар хакында кеше белеп торырга тиеш, һәр җирлектә моның буенча эш алып барылсын, дип басым ясады. Кеше, шуны эшлим дип, дәүләттән миллионлап субсидия алган һәм документка кул куйган икән, ул аны үтәргә тиеш. Әгәр дәүләт биргән акчалар максатчан файдаланылмаган һәм вәгъдә иткән эше эшләнмәгән икән, ул акчаларны кире кайтаруын таләп итәргә тиеш булабыз, дип аңлатты ул фермерларга. Киләчәктә фермер хуҗалыкларына кооперативларга берләшеп эшләү отышлырак булмасмы, дигән фикерен дә җиткерде.
Камияр Байтемиров республика буенча фермерлар эшчәнлегенә тукталды. Эшләре алга киткән фермерларның исемнәрен атады. Хәзер фермер хуҗалыкларында әти-әнисе, баласы, оныгы бергә хезмәт куючылар да бар. Үзең тырышсаң, дәүләттән дә ярдәм булганда фермер хуҗалыкларының эшчәнлеген алга җибәреп була, диде ул.
Киңәшмәдә катнашучы фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җитәкчеләр тарафыннан аларга җаваплар алдылар. Сораулар арасында урынлылары да, урынсызлары да бар иде. Ничек кенә булмасын, барлык проблемалар да закон кысаларында хәл ителәчәк, дип вәгъдә бирде җитәкчеләр. Чөнки кемдер мин телим, миңа кирәк дигән өчен генә мә ди торган заманнар артта калды. Нәрсәгә генә тотынсаң да, бик күп документлар тутыруга һәм матди мөмкинлеккә килеп төртелә. Шуңа да бар кеше дә фермер була алмый. Моның өчен мөмкинлек, тагын бер кат мөмкинлек кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: