Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бар кеше көнләшерлек язмыш иясе

Моннан 85 ел элек ямьле яз уртасы безгә партия, комсомол, совет, җәмәгать эшлеклесе Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтовны бүләк итә: ул 1931 елның 5 апрелендә Югары Богады авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Зур тормыш һәм хезмәт юлы үтә. Сугыш чоры баласы буларак, бик яшьли, башка үсмерләр белән бергә, күмәк хуҗалыкта терлек...

Моннан 85 ел элек ямьле яз уртасы безгә партия, комсомол, совет, җәмәгать эшлеклесе Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтовны бүләк итә: ул 1931 елның 5 апрелендә Югары Богады авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Зур тормыш һәм хезмәт юлы үтә. Сугыш чоры баласы буларак, бик яшьли, башка үсмерләр белән бергә, күмәк хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү, ат белән чүмәлә тарттыру, җир сөрү, көлтә ташу һәм башка авыр эшләрдә тырыш хезмәт куярга туры килә аңа. Беренче дәүләт бүләген - "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында хезмәттәге батырлык өчен" медален дә шул чорда ала.
Баязит Шәймәрдән улы 1947 елның октябрь аеннан Югары Богады башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Читтән торып 1951 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1952-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, кече лейтенант дәрәҗәсе алып, туган якларына кайта, Меңнәр җидееллык мәктәбенә физика-математика, физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Озак та үтми, ул "Лена" колхозының комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлана, үзен төрле яктан көчле оештыру сәләтенә, ныклы ихтыяр көченә ия җитәкче итеп таныта.
1956 елда аны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Район комитеты эшчәнлеген җанландыру, комсомол-яшьләрне әйдәүче көчкә әйләндерү, яшьләрне производство эшенә туплау, аларның алдынгылыгын тәэмин итү, тәрбияләү буенча бөтен тырышлыгын куя, төрле оештыру чаралары күрелә. Шуңа күрә ул ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана, ә 1957 елның августында Яшьләрнең һәм студентларның VI бөтендөнья фестивалендә катнаша, фестиваль медале белән бүләкләнә.
1959 елда Свердловск югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1963 елның августыннан "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозы, аннан Киров исемендәге совхоз партия оешмаларын җитәкли.
1965 елның гыйнварында, район кабаттан оешкач, КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайлана, авыл хуҗалыгында яңа күтәрелешкә ирешүдә, Актанышны икмәк җитештерү буенча республиканың Кубане итеп танытуда зур фидакарьлек күрсәтә.
1969 елның февралендә аның тормышында яңа чор башлана: җиң сызганып район Советы башкарма комитеты рәисе хезмәтләренә, үзенә хас төгәллек, таләпчәнлек белән, әйткәнен үтәтә торган итеп керешә. КПСС райкомы белән бергә, район халкын төзү-төзекләндерүгә, җирлекләрне яшелләндерүгә, су басу зонасына эләккән авылларны күчерү һәм башка бик күп ифрат авыр мәсьәләләрне чишәргә күтәрә.
18 ел дәвамында башкарылган эшләр, авылларда калкып чыккан мәдәният йортлары, типовой мәктәпләр, тимер-бетон күперләр, асфальтланган юллар һәм башка корылмалар, яңа Актаныш - аның тиңдәшсез хезмәтенә саллы дәлилләр, исемен үлемсез "Б.Ш." иткән һәйкәлләр алар.
1987 елдан 16 ел дәвамында һөнәр училищесын үрнәк, нәтиҗәле җитәкләде. Училище республика күләмендә алдынгылар сафында барды. Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Ел училищесы" бәйгеләрендә призлы урыннарны алды.
Баязит ага кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, тапшырылган вазифасына үтә җаваплылык белән карап, эшнең нәтиҗәлелеге өчен тырышты. Аның хезмәте югары органнар, башка җәмәгатьчелек тарафыннан тиешенчә бәяләнде. Ул "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасы Президентының өч Мактау кәгазен, ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССР, РСФСР, ТАССР министрлыкларының дистәләгән Мактау кәгазьләрен алуга, "СССР гражданнар оборонасы"ның ике күкрәк билгесенә, Табигатьне саклау җәмгыятенең бөтенсоюз үзәк советының зур истәлек медаленә лаек була. РФнең "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Районның Мактаулы гражданы" дигән мактаулы исемнәр бирелә. Куйган тырыш хезмәтләренә югары бәя буларак, Бөтендөнья, ил күләмендәге зур форумнарда күп тапкыр катнашу насыйп була. Ул 1958, 1968 елларда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә. 1992 елда Бөтендөнья татарларының беренче конгрессында, 2000 елда Мәскәүнең Кремль Сараенда узган Мәгариф хезмәткәрләренең бөтенроссия киңәшмәсендә, 2013 елның июлендә Казанда үткән 27нче Бөтендөнья җәйге универсиадасында, спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастер" категориясендә спортның су төрләре буенча чемпионатын ачу тантанасында катнаша. Аның исеме Татар энциклопедиясенең IV томына кертелгән. Ил агасының бәрәкәтле тормыш юлы Данис Нургалиевның 2008 елда "Идел-пресс"та басылган "Баязит Мөхәммәтов: минем тормышым" китабында да җылы, күпкырлы итеп яктыртылды.
Шушы яшендә дә Баязит Шәймәрдән улы тынгысыз тормыш алып бара, төрле чараларда теләп катнаша, чыгышлар ясый, яшь чагында актив хәбәрче булуына тугрылык саклап, газетада мөһим мәсьәләләр күтәргән язмалар бастырырга да вакыт таба.
Хәләл җефете - мөгаллимә, тыл ветераны Габидә Әхмәтова белән тәрбияле, зыялы кыз һәм ул үстерделәр. Рәмилә - табибә, Камил - Татарстанның атказанган юристы - Татарстан Республикасы Президенты аппаратында, аннан соң Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары булып эшләде. Мөхтәрәм затларыбыз игелекле балаларының, өч оныкларының уңыш-куанычларына сөенеп, аларның дәүмәтен күреп, хәерле, бәхетле гомер кичерәләр.
КОТЛАУ СҮЗЛӘРЕ...
Актанышның мактаулы гражданы, озак еллар район башкарма комитетын җитәкләгән, башка тармакларда да җаваплы вазифалар башкарган һәм районның социаль-икътисади йөзен яхшыртуга үзеннән саллы өлеш керткән, яңа Актаныш төзелешендә мөһим урын биләгән Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтовка 85 яшь. Муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән аны шушы олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле Баязит Шәймәрдән улы! Сез - районыбызда гына түгел, республикада да зур мәртәбәгә ирешкән, абруй казанган, олы хөрмәткә ия шәхес. Киләчәктә дә күңелегездә оптимизм рухы сүнмәсен, сау-сәламәт булып, сөенеч-шатлыкларга күмелеп, озак еллар бәхетле гомер кичерергә язсын. Гаилә иминлеге, җан сихәтлеге, якты аяз көннәр телим.
Тирән ихтирам белән, Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев