Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Барда районы башлыгы: Соклануыбыз чиксез!

Барда муниципаль районы җитәкчелеген район башлыгы Энгель Фәттахов кабул итте һәм район белән таныштырды.

“Без Татарстанны үзебезнең республика, ә Рөстәм Миңнехановны үзебезнең Президент итеп саныйбыз. Ә Актаныш – Татарстанның саф татар төбәге. Татарча яшисез, татарча сөйләшәсез, татарлыкны саклыйсыз. Нинди генә өлкәне алсак та сезне алдынгы, диләр. Шуңа күрә дә без сезгә килдек,” – дип, Актанышта эшлекле сәфәрдә булып китте узган атнада Пермь өлкәсе Барда муниципаль районы делегациясе. 

Барда муниципаль районы җитәкчелеген район башлыгы Энгель  Фәттахов кабул итте һәм район белән таныштырды. Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов хакимиятнең утырышлар залында Барда төбәге, земство җыены (бездәге башкарма комитет), административ эшчәнлек турында сөйләде. Пермь өлкәсе Барда муниципаль районы 2,4 мең квадрат километр мәйданны били. Районның яртысын ылыслы һәм каен агачлы урманнар алып тора. 40 ел элек нефть ятмалары табыла һәм кара алтын әлегәчә чыгарыла. 30% халык авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Күмәк хуҗалыклар күптән таркалган. Фермер хуҗалыклар игенчелек, терлекчелек, балык үрчетү, куянчылык белән шөгыльләнә. 12 авыл җирлеге, 17 мәктәп бар. Районның 50% газлаштырылган. Барда районы татар халкына билгеле шәхесләр – Мәсгуть Имашев, Гүзәл Уразова, Сәнифә Рангулованы биргән төбәк. 

100 тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшы

Икенче өлештә кунаклар Энгель Нәвап улы сөйләгәннәрне үз күзләре белән күреп инандылар. Чалманарат авыл җирлегендәге фермерлар эшчәнлеге, Такталачыкта күпфункцияле үзәк, 8 нче төрдәге коррекция мәктәбендә булганнан соң башка авыл җирлекләренә дә юл алдылар. Район үзәгендә “Туган як” музее, “Алтынчәч” балалар бакчасы, Сәләтле балалар балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, “Батыр” спорт сарае, “Лачын” боз сарае, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлеген зур кызыксыну белән карадылар.  Кәзкәйдәге кадет мәктәбендә курсантларның  хәрби чыгышларын алкышларга күмделәр. Әнәк авылында якташыбыз, ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган нигезендә төзелгән Шәрип Шәймиев музей-йортында дулкынлану хисләре кичерделәр. Әтәс авылында күпфункцияле үзәктәге клубта кунакларны җирлекнең өлкәннәре һәм яшьләре сәламләде.  Технология техникумы базасында һөнәри белем бирүдә югары технологияләр куллану үрнәкләрен карадылар.  

Соклануыбыз чиксез!

Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов “Соклануыбыз чиксез! – дип, фикерләре белән уртаклашты, – Актаныш белән мин студент елларыннан таныш. Аның ничек үсүен, яңаруын ишетеп, сирәк кенә булса да күреп тордым. Быел район башлыгы булып билгеләнгәннән соң коллегалар, урынбасарларым һәм авыл башлыклары, мәктәп директорлары белән киңәшкәч, без үрнәк алырдай төбәк белән хезмәттәшлек булдырырга уйладык. Актаныш – татар дөньясына яхшы таныш, легендар шәхесләр биргән район. Ике дә уйламыйча сезгә килдек. Коллегаларым һәр юнәлеш буенча: авыл хуҗалыгымы, мәгарифме, мәдәниятме, төзү-төзекләндерү эшендәме, уңай фикердә калды. Сезнең тәҗрибәне район файдасы өчен кулланачакбыз. 

Безнең телебез бер, милләтебез бер. Барда районында туган телебезне, гореф-гадәтләребезне ничек тә сакларга тырышабыз. Район уставында язылган Сабантуйны – Барда җыенын без ел саен зурлап, олылап июнь аеның өченче якшәмбесендә оештырабыз. Һәр елны Барда җыенына Татарстаннан, Башкортстаннан зур делегацияләр кабул итәбез. Сезне киләсе елда үтәчәк җыенда көтеп калабыз. 

Татарстан Республикасы Актаныш районына эшлекле сәфәргә килүебезне Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников та хуплады. Киләчәктә элемтәләр тагы да ныгысын өчен хезмәттәшлек килешүе төзергә чакырам”.

Сезнең алда баш ияргә кирәк!

Бардалылар район башлыгы Энгель  Фәттаховка хөрмәтле булуларын һәрдаим белгертеп тордылар. ТР Мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә милли мәгариф өлкәсенә даими ярдәм күрсәтүен әйттеләр. Энгель Нәвап улы исә Барда районы халкы алдында баш ияргә кирәк, диде. 

– Татар телен саклау Татарстанда да проблема. Ә сез – рус авыллары уртасында утырсагыз да, туган телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне кадерләп-саклап, батырларча яшәүче халык. Татар дөньясына зур шәхесләр биргән як. Киләчәктә бергәләп аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшик. Безнең дә өйрәнүдән туктаганыбыз юк. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә, мәсәлән, киләсе атнада Киров өлкәсенә барырга җыенабыз. Сабантуйларга килегез, без дә сезгә барырбыз, –дип мөрәҗәгать итте. 

Туган телне этәрмәсәк иде

Чыннан да, Барда җитәкчеләре Актаныштагы сәяхәт вакытында татарча гына сөйләште. Әлбәттә, үзләренә хас диалектлары да бар. Әмма үзара туган телдә аралашулары мактауга лаек. Баксаң, Барда районындагы халыкның 95 процентын татар һәм башкорт милләте вәкилләре тәшкил итә икән.  Үзен башкорт дип санаучылар да татар телендә сөйләшә. Шуңа күрә халыкның төп аралашу теле – татар теле. Татар теле өйдә, урамда, кибетләрдә, эштә дә һәрвакыт яңгырап тора. Калган 5 процент башка милләт халыклары да  татарча белә, белмәгәне тулысынча аңлый. Районкүләм бәйрәмнәр, төрле чаралар ике телдә, татар һәм рус телләрендә уза. Бу хакта район мәгариф бүлеге башлыгы Таңсылу Мукаева әңгәмә барышында сөйләде:

– Район мәгариф идарәсе белән күптән түгел генә җитәкчелек итәм. Шуңа күрә Актаныш районы мәгариф эшчәнлеге миндә аеруча зур кызыксыну уятты. Актаныш халкы һәр эшкә күңелен салып, бирелеп эшли белә. Мәктәпләр гөрләп яши,  килеп керүгә үк балкып торган бакчалар каршы ала,территорияләре зур булуга карамастан, чүпләр уталган, казылган, агачлар шаулап җимеш биреп утыра. Спорт, хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Безнең мәктәпләрдән аермалы буларак, Мари Суыксу мәктәбендә һәр бала аерым өстәл артында утыра икән. Бу мәктәптә укучылар рус теле белән беррәттән татар теле, шулай ук туган мари телен үзләштерә.  Шуңа өстәп инглиз теле укытыла. Быелдан бишенче тел – немец телен өйрәнә башлаганнар. Киләчәктә бала биш тел беләчәк дигән сүз бу. Үз туган телләрендә дә, татар телендә дә укучыларның иркен сөйләшүенә сокландым. Соңгы елларда БДИ бирәбез дип, татар телен бераз читкә этәрдек бугай. Фәннәрне рус телендә укыта башладык. Татар теленә дәрес саны азая бара. Шулай булса да татар телен Барда районында сакларга тырышабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытабыз. Актанышта башлангыч сыйныфларда фәкать татар телендә белем бирелү мактауга лаек. 

Һәр тарафта – тәртип

Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Татьяна Балтаева да актанышлылар эшчәнлегенә зур бәя бирде:
– Бүгенге эшлекле сәфәр миңа бик ошады. Актаныштагы инфраструктура, белем бирү, мәдәният оешмалары эшчәнлегеннән күп яңалыклар алдык. Татарстан Республикасында “Күпфункцияле үзәкләр төзү программасы“ барлыгын ишетеп белә идек. Актаныш районы авылларында безнең өчен әлегә ят булган күпфункцияле үзәкләрнең уңышлы эшләвен күрдек. Кадет мәктәпләре, кадет сыйныфлары да бездә юк. Мондый төр мәктәпләрне булдыру турында уйланабыз. Сездә күргәннәрне өлгегә алырбыз дип уйлыйм. Тагын иң күзгә ташланганы – Актанышта да, без булган авылларда да һәр тарафта чисталык, тәртип. Актанышлыларны мин дә үзара хезмәттәшлеккә чакырып калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев