Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган

Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза. Татарстанда исә 2013 нче елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Әлеге мәгълүматларны...

Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза. Татарстанда исә 2013 нче елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.
Аның сүзләренчә, узган елда бу күрсәткеч ахыр чиктә 99 процентны тәшкил иткән.
Марат Сафиуллин декларация кампаниясе чорында салым инспекцияләренең озайтылган эш графигы буенча эшләвен билгеләп узды. Әле декларацияләрне тапшырырга өлгермәгән гражданнарны белгечләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 9 дан 20 сәгатькә кадәр кабул итә, калган көннәрне эш сәгате - 18 сәгатькә кадәр. Шулай ук айның икенче һәм дүртенче шимбәләрендә белгечләр сәгать 10 нан 15 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә.
Республиканың салым инспекцияләрендә кампания башланганнан алып, 25, 26 март һәм 11, 12 апрель көннәрендә Ачык ишекләр көне үткәрелгән. Бу көннәрдә фискаль органнарга 20 меңнән артык кеше килгән, аларга декларация тутырганда хезмәткәрләр консультациясе һәм ярдәме күрсәтелгән. Марат Сафиуллин әйтүенчә, инспекциягә бармыйча гына да декларация тапшыру мөмкинлеге бар. "Әгәр дә электрон цифрлы имза булган очракта, һәр гражданин соралган документны "Декларация-2013" программасында тутырып, электрон юл белән тапшыра ала", - дип аңлатты Татарстанның салым идарәсе башлыгы. Аның сүзләреннән аңлашылганча, электрон имзаның бәясе уртача 1 мең сум тирәсе.
30 нчы апрельдән соңарган салым түләүчеләргә 119 нчы маддә буенча штраф яный, бу декларация буенча түләргә каралган сумманың соңарган һәр ай өчен 5 проценты күләмендә, әмма 30 проценттан артык түгел.
Марат Сафиуллин керемнәре турында салым декларациясен тапшыру кемнәргә тиеш икәнлеген искәртеп узды. Алар, үз милкендә өч елдан да ким булмаган мөлкәтне, кыйммәтле кәгазьләрне, устав капиталы өлешен сатудан керем алучылар; фатир, бүлмә һәм башка милекне куллануга, арендага бирүдән керем алучылар; гражданлык-хокукый характер килешүләре (ремонт, төзелеш, репетиторлык һәм башкалар) буенча керемгә ия булучылар; лотерея һәм тотализаторлар отудан табыш алучылар, шулай ук гомуми салым салу системасын кулланучы шәхи эшмәкәрләр, нотариус, адвокатлар һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев