Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Барлык саклык чараларын үтәгәндә гыйнварда ковид белән бәйле вәзгыять начараймаячак

Татарстанда яңа ел чаралары барлык санитар кагыйдәләрне үтәп уздырылырга тиеш.

Әгәр Татарстан халкы барлык санитар нормаларны үтәсә, Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң артмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Бездә эпидпроцесс салмак бара, декабрь аендасаннарга күз салсак - 90, 93, 89, 95 бүген очрак. Без профилактика чараларын үтәсәк, әлегә бу саннарда калачакбыз. Ел башында массакүләм чаралар барлык кирәкле таләпләрне башкарып үткәрелсә, без Яңа ел каникуллары вакытында авыруларның нинди дә булса начарлануын күрмибез", - дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина татарстанлыларны Covid профилактикасы буенча барлык кагыйдәләрне үтәргә һәм гриппка каршы прививка ясарга чакырды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары республикада эпидемиянең шартлату характерында булмавын һәм бүгенге авыручылар саннары декабрь азагына кадәр сакланачагын да өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев