Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Баш архитектор иҗатында – Тукай рухы

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр исемлеге матбугатта пәйда булды. Анда безнең якташыбыз, Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы Фирдәвес Ханов та бар. Фирдәвес Гайнетҗан улын әлеге зур бүләккә "Россия архитекторлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге Түбән Камада Г. Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен тәкъдим иткән....

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр исемлеге матбугатта пәйда булды. Анда безнең якташыбыз, Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы Фирдәвес Ханов та бар. Фирдәвес Гайнетҗан улын әлеге зур бүләккә "Россия архитекторлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге Түбән Камада Г. Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен тәкъдим иткән.
Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган архитекторы Фирдәвес Хановның халык мәхәббәтен яулаган эшләре, әлбәттә, моның белән генә чикләнми. Түбән Каманың ярты гасырлык юбилее көннәрендә аңа юкка гына "Түбән Каманың мактаулы гражданы" дигән мәртәбәле исем бирелмәгәндер.
Шәһәрдәшләре баш архитекторның иҗади хезмәт җимешләрен үз күзе белән күреп соклана. Каланың үз йөзен, заманча бизәлешен булдыруга керткән зур өлеше бәяләп бетергесез. Аның проектлары белән төзелгән объектлар бер-берсен кабатламый, татар рухын чагылдыра. Түбән Каманың Җәмигъ мәчете, Сабантуй комплексы, Никахлашу сарае, республикакүләм конкурста җиңү яулаган Яшьләр үзәге, һәйкәлләр - аның иҗат җимешләре.
2004 елда архитекторларның II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясап, җиңү яулый һәм "2004-2005 елда Россиянең иң яхшы архитекторы" дигән исемгә лаек була.
Түбән Каманы Россия белән беррәттән, дөнья күләмендә үзенчәлекле архитектурага ия шәһәр итеп танытуга үзенең бар иҗади һәм һөнәри осталыгын багышлаган якташыбызның исеме төрле елларда республиканың "Татарстан - замандаш портреты", "Татарстан - республика портреты", "Россиянең иң яхшы кешеләре-2009" энциклопедияләренә кертелә. Ә "Г.Тукай әкиятләре паркы" проекты Халыкара архитектура фестивале-бәйгесенең иң яхшы эшләр каталогында урын алды. Фирдәвес Ханов проекты белән эшләнгән Тукай паркы "Россиядә иң яхшы проект" номинациясе буенча җиңү яулый.
- Мин бу эшкә 20 ел буе әзерләндем, - ди автор. - Үзебезнең халыкка бүләк ул. Халык күңелендә матурлыкны гүзәллек белән тудыралар.
Якташыбызның киләчәк тормышы да үзе тудырган иҗат җимешләре кебек гүзәл һәм татар рухына бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев