Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең ике айлык баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан

Хабаровск өлкәсендә башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең ике айлык баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан. Хәзер тикшерү комитеты бу коточкыч җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Беренче мәгълүмат буенча, баласын үтергән 32 яшьлек хатын беркайда да эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыккан. Торыр урыны булмыйча, ул баласын Полина Осипенко исемендәге...

Хабаровск өлкәсендә башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең ике айлык баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан. Хәзер тикшерү комитеты бу коточкыч җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Беренче мәгълүмат буенча, баласын үтергән 32 яшьлек хатын беркайда да эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыккан.
Торыр урыны булмыйча, ул баласын Полина Осипенко исемендәге авылда урнашкан җитештерү базасы территориясендәге вагонда таба. Аннан сабыйны кофтасына төреп, мичкә ыргыта. Янган мәетне урамдагы бәдрәфкә чыгарып ташлый.
Үзенең шушы адымын хатын-кыз баланы үстерергә мөмкинлеге булмау белән аңлата. Суд кансыз ананы биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Тикшерү дәвам итә.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14738
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев