Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкалада өченче каттагы фатирда бер метрлы елан табылган

Фатир хуҗалары тиз арада коткаручылар чакырган.

Мәскәүнең Хамовники районындагы йортта яшәүчеләр белән гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Тимур Фрунзе урамындагы йортның өченче катында урнашкан фатирга бер метр чамасы озынлыктагы кара елан кергән. Еланның тәнендә сары полосалар да булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бу кешеләр тиз арада Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү хезмәте вәкилләренә хәбәр иткән. Әлеге хезмәткәрләр арасында серпентологлар булмаган. Шулай да алар еланны тоткан. Еланны өстәл аягы кебек предмет белән идәнгә кысканнар. Аннары каршы торуына карамастан, хайванны пластик контейнерга салганнар.

Бу елан агулы булмаган король еланы булуы ихтимал, аның белән бик сак эш иттеләр, диелә бу хәбәрдә.

Еланның язмышын Мәскәүнең табигатьне файдалану департаменты белгечләре хәл итәчәк. Еланның хуҗасы әлегә билгеле түгел.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев