Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов ЮХИДИ хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! 


Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Россия хокук саклау органнарының мөһим өлеше булып тора. Сез җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча иң авыр өлешендә эшлисез. Дәүләт автоинспекциясе эше көннән-көн киеренкеләнә – автомобиль транспорты саны даими рәвештә арта. Юл-транспорт һәлакәтләре саны, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең җаваплылыгы һәм культурасы сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәлелегенә, оперативлыгына, төгәл һәм дөрес гамәлләрегезгә бәйле. Намуслы хезмәтегез, җаваплылык һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен ихлас рәхмәтләремне җиткерәм! 


Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, имин көннәр, җирлегебездә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча бурычларны хәл итүдә уңышлар телим. 


Ихтирам белән, Ленар Зарипов, 
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев