Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстан Хәния Фәрхи белән хушлаша

Җырчының үлем сәбәбе йөрәк өянәге дип фаразлана. Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата. Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru...

Җырчының үлем сәбәбе йөрәк өянәге дип фаразлана.
Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата.
Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru сайты. Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: "Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын", - дип язган.
Җырчы турында башкорт режиссеры Рияз Исхаков та җылы сүзләрен әйткән: "Без Хәния Фәрхигә берничә клип төшердек, шул исәптән беренчесе "Әлдермешкә кайтам әле" җырына иде. Хәния апа, җырларыгыз мәңге яңгыраячак!"
Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Кичә иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма хастаханәгә китереп җиткерә алмаганнар. Табибларга үлемен генә расларга калган. Якынча сәбәбе йөрәк өянәге диелә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/28/145220/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев