Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

М5 трассасында "Деу Нексия" һәм "Скания" йөк машинасы бәрелешкән. Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте М5 трассасында Туймазы районында килеп чыккан. 1335нче километрда "Деу Нексия" һәм "Скания" йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машинадагы 23,...

М5 трассасында "Деу Нексия" һәм "Скания" йөк машинасы бәрелешкән.
Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте М5 трассасында Туймазы районында килеп чыккан. 1335нче километрда "Деу Нексия" һәм "Скания" йөк машинасы бәрелешкән.
Җиңел машинадагы 23, 49 һәм 55 яшьләрдәге өч пассажир ир-ат һәлак булган. Ике машинаның да йөртүчеләре зыян күрмәгән.
источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/25/158681/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев