Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстанда янгында 9 кеше һәлак булган

Аларның бишесе - балалар. Башкортстанның Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы. "Фаҗига аркасында тугыз кеше үлде, аларның бишесе балалар. Тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде", - диелә...

Аларның бишесе - балалар.
Башкортстанның Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.
"Фаҗига аркасында тугыз кеше үлде, аларның бишесе балалар. Тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде", - диелә хәбәрдә. Зыян күрүчеләр Бөрө район хастаханәсенә китерелә, ярдәм күрсәтелгәннән соң берсе өенә озатылган. Хастаханәгә салынучылар арасында балалар юк, дип җиткерә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Янгын Мәскәү вакыты белән 00.24 сәгатьтә чыккан. Аны тулысынча сүндерү өчен 4 сәгатьләп вакыт сарыф ителгән. Тикшерү эше бара.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/07/145868/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев