Актаныш

Юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән

57 һәм 60 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган.

Авария М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан.

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән, дип хәбәр итә RT.
Авария республиканың Чишмә районында - М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан.


Башлангыч фаразларга караганда, 49 яшьлек йөртүче идарәсен югалтып юл читенә очкан һәм машинасы әйләнеп капланган.

Реклама


57 һәм 60 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Зыян күргән тагын бер хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.


Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене җирле хастаханәгә китергәннәр.


Авариянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/15/163956/

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: